Экстремизмга каршы айлык бара
3-30 сентябрьдә республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә.
Әлеге чараның максаты - милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлыкны һәм экстремизмны булдырмау. Айлык барлык мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" бердәм республика дәресе үткәрү белән башланып китте. Район мәктәпләрендә "Террорлык һәм экстремизм - җәмгыять өчен афәт" темасына иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе игълан ителде.
Бу атнада районыбыз мәчетләрендә террорлык актлары корбаннары рухына догалар, өйлә намазлары укылды, ә чиркәүләрдә гыйбадәт кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев