Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкилеләр Казанда Яңа ел алды ярминкәсе үткәрде

Елның соңгы шимбәсе - 27 гыйнварда Әлки районы вәкилләре башкалабыз Казанда кала халкы өчен Яңа ел алды ярминкәсе үткәрүдә катнашты. Ярминкә муллыгы, җыр-биюләре, бәйрәм күтәренкелеге белән шәһәр хылкының күңеленә хуш килде. Дәрвишләр бистәсендә дүрт ай буе барган ярминкәләргә Казанның Совет районы хакимияте нәтиҗә дә ясады. Анда районыбызның ярминкәләрдә аеруча актив...

Елның соңгы шимбәсе - 27 гыйнварда Әлки районы вәкилләре башкалабыз Казанда кала халкы өчен Яңа ел алды ярминкәсе үткәрүдә катнашты.

Ярминкә муллыгы, җыр-биюләре, бәйрәм күтәренкелеге белән шәһәр хылкының күңеленә хуш килде.

Дәрвишләр бистәсендә дүрт ай буе барган ярминкәләргә Казанның Совет районы хакимияте нәтиҗә дә ясады. Анда районыбызның ярминкәләрдә аеруча актив һәм товар муллыгы белән катнашкан авыл җирлекләре билгеләп үтелде. Совет районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары Иске Камка, Алпар, Югары Колчурино, Иске Чаллы, Карга авыл җирлекләре башлыкларына һәм "Хузангай" кооперативы җитәкчесенә тапшырылды.

Дүрт ай дәвамында районыбыз Казвнда сигез тапкыр ярминкә оештырган. Анда 9 миллион сумнан артык суммага продуңция сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев