Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы Иске Хурада авылы клубында «Минем үләсем килми" исемдәге спектакль күрсәтелде

Иске Хурада авылы клубында әнә шундый исемдәге спектакль күрсәтелде. Ленинград камалышы фаҗигасенә багышланган әлеге әсәр блокаданы өзүнең 71 еллыгы көннәренә туры китереп сәхнәләштерелгән. Спектакльдә авыл үзешчәннәре Нина Курзаева, Валентина Картапова һәм мәктәп яшендәге өч малай һәм өч кыз уйнады. Үз рольләрен алар бик оста башкардылар. Сәхнә бизәлеше дә ул чор...


Иске Хурада авылы клубында әнә шундый исемдәге спектакль күрсәтелде.

Ленинград камалышы фаҗигасенә багышланган әлеге әсәр блокаданы өзүнең 71 еллыгы көннәренә туры китереп сәхнәләштерелгән. Спектакльдә авыл үзешчәннәре Нина Курзаева, Валентина Картапова һәм мәктәп яшендәге өч малай һәм өч кыз уйнады. Үз рольләрен алар бик оста башкардылар. Сәхнә бизәлеше дә ул чор мохитенә туры китереп эшләнгән иде. Блокада көннәрен чагылдыручы документаль хроника кадрлары спектакльне тагын да эчтәлеклерәк, мәгънәлерәк итте. Зал тулы халык тамашаны караганда күз яшьләрен тыя алмады. «Бөек Ватан сугышы турындагы мондый кичәләр бик кирәк. Аларны бигрәк тә балалар, яшьләр өчен күбрәк үткәрәсе иде. Үзешчән артистларыбызга мең рәхмәт»,-диде авыл халкы клубтан таралганда. Хурадалылар әлеге спектакльне Түбән Колчурино клубы сәхнәсендә дә күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев