Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Фоат Вәлиев район халкына бәйрәм котлауларын юллый

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев район халкына бәйрәм котлауларын юллый. " Алексеевскдорстрой" ААҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне, хөрмәтле әлкилеләр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Җиңү көне - шатлык һәм бәхет яшьләре, югалтулар һәм җимерелгән язмышлар өчен...

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев район халкына бәйрәм котлауларын юллый.

" Алексеевскдорстрой" ААҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне, хөрмәтле әлкилеләр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Җиңү көне - шатлык һәм бәхет яшьләре, югалтулар һәм җимерелгән язмышлар өчен әрнү һәм, иң әһәмиятлесе, сугыш михнәтенең беркайчан да кабатланмыйсына өмет ул. Сугышны китаплар һәм хикәятләр аша генә белгән безнең буын өчен бу көн уртак бәлагә каршы берләшкән халыкларның көче һәм кыюлыгы символына әйләнсен, тынычлыкны сакларга кирәклеген гел искәртеп торсын. Шатлык, бәхет һәм тыныч күк йөзе сезгә!" диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев