Әлки район мәдәният йортында “Әстәгъфирулла” спектакле премьерасы күрсәтелде
Район мәдәният йорты каршында эшләүче "Ташкыннар" халык театры тамашачыларга Наил Гаетбаев әсәре буенча эшләнгән "Әстәгъфирулла" спектакле премьерасын күрсәтте. Комедияне халык бик яратып кабул итте, артистларның чыгышларын алкышларга күмде. Үзешчәннәр Гөлия Яруллина, Ильмира Шиһапова, Эльвира Зыятдинова, Ленар Гыймаев, Гөлфирә Нургалиева, Марат Садриев рольләрне гаять зур осталык белән башкардылар. Спектакльне сәхнәгә район...
Район мәдәният йорты каршында эшләүче "Ташкыннар" халык театры тамашачыларга Наил Гаетбаев әсәре буенча эшләнгән "Әстәгъфирулла" спектакле премьерасын күрсәтте.
Комедияне халык бик яратып кабул итте, артистларның чыгышларын алкышларга күмде. Үзешчәннәр Гөлия Яруллина, Ильмира Шиһапова, Эльвира Зыятдинова, Ленар Гыймаев, Гөлфирә Нургалиева, Марат Садриев рольләрне гаять зур осталык белән башкардылар. Спектакльне сәхнәгә район мәдәният йорты методисты Гөлия Яруллина куйды.
фото 000zzz.livejournal.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев