Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы делегациясе Дзержинскида Сабан туе үткәрә

Районыбыз делегациясе бу җомгада Сабан туе үткәрү өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тотачак. Илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрүдә әлкилеләр инде байтак еллардан бирле катнаша. Татарстан хөкүмәте карары нигезендә без Пенза, Ярославль шәһәрләрендә, Чуашиядә милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм иттек. Инде менә икенче ел рәттән Дзержинск халкы белән бәйрәм...

Районыбыз делегациясе бу җомгада Сабан туе үткәрү өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тотачак.

Илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрүдә әлкилеләр инде байтак еллардан бирле катнаша. Татарстан хөкүмәте карары нигезендә без Пенза, Ярославль шәһәрләрендә, Чуашиядә милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм иттек. Инде менә икенче ел рәттән Дзержинск халкы белән бәйрәм үткәрәбез. 9 августта әлеге шәһәрдә мәчет ачу, аннан соң Сабан туе оештыру күздә тотыла. Районыбыз спортчылары, үзешчән сәнгать осталары бәйрәмне ямьлерәк итүдә үз өлешләрен кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев