"Хузангай" һаман беренче
"Хузангай" кооперативы 16 августка районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагын төгәлләде.
Хуҗалыкта бөртеклеләр 13 мең 196 гектарда үстерелгән иде, алар тулысынча җыеп алынды, уртача уңыш гектардан 20,9 центнер тәшкил итә. Биредә 5 мең гектарда көзге бодай игелде. Аның уңышы гектардан 30,2 центнер чыкты, ә тулаем җыем 16 мең тоннадан артты. Хузангайлылар алдында хәзер ярма культураларын һәм көнбагышны җыеп алу бурычы тора.
Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар урып-җыюны уңышлы башкарган өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшин "Хузангай" кооперативы коллективына рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев