Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесендә Әлки районына бер генә дә призлы урын эләкмәде

"Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге сигез номинация буенча үткәрелде. Район үзәгендәге чыршылар авыл һәм шәһәр районнары буенча аерым бәяләнде. Авыл җирлекләре чыршыларына исә биш зонага бүлеп нәтиҗә чыгарылды. Конкурста 44 муниципаль район, 26 авыл җирлеге катнашкан. Районыбыз, шулай ук Карга, һәм башка...

"Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Әлеге бәйге сигез номинация буенча үткәрелде. Район үзәгендәге чыршылар авыл һәм шәһәр районнары буенча аерым бәяләнде. Авыл җирлекләре чыршыларына исә биш зонага бүлеп нәтиҗә чыгарылды. Конкурста 44 муниципаль район, 26 авыл җирлеге катнашкан. Районыбыз, шулай ук Карга, һәм башка авыл җирлекләре дә Яңа ел чыршыларын әлеге бәйгегә тәкъдим иткән иде. Әмма безгә бер генә дә призлы урын эләкмәде. Безнең үзәк зонадагы авыл җирлекләре арасында Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә районнары авылларында бизәлгән чыршылар иң күркәмнәре дип табылган. Моннан үзебез өчен нәтиҗәләр ясарга кирәк. Киләсе Яңа ел чыршыларын бизәгәндә фантазияне эшкә җигәргә, бәйрәм бизәкләрен төрләндерергә, балалар өчен таучыклар, уен урыннары булдырырга иде. Үткән Яңа елда менә кардан-боздан сыннар ясауны башлап җибәрдек. Бу башлангычны да тагын да камилләштереп дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев