Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Йөз яше белән – Президент котлавы

Шушы көннәрдә йөз яшен тутырган Клавдия Казанковага (Базарлы Матак) РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

"Хөрмәтле Клавдия Михайловна! Юбилеегыз белән ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез. Сезнең буын - Бөек Ватан сугышы сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән без горурланабыз. Тиңдәшсез бу батырлык гасырларда калыр. Сезгә сәламәтлек, иминлек телибез", диелә хатта. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова Котлау хаты белән бергә юбилярга район башлыгының истәлекле бүләген дә тапшырды.

Җинаятьчеләр салган зыян түләтелде
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе быел 78 җинаять эше буенча тикшерү үткәрде.
42 җинаять эшен тикшерү төгәлләнеп, алар судка җибәрелде. Судка адресланган барлык җинаять эшләре буенча оешмаларга күрсәтнамәләр юлланды. Анда җинаять кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү зарурлыгы ассызыкланды. Җинаятьләр нәтиҗәсендә гражданнарга һәм оешмаларга китерелгән 317 мең сум зыянны гаеплеләрдән түләтү чаралары күрелде.

Бер йортта 32 ат
Іаргада яшәүче Газыйм Гатин шәхси хуҗалыгында бүген 32 ат асрый. Бер көтү аттан тыш, Гатиннар хуҗалыгында сыер һәм үгезләр, сарыклар тотыла. Күп итеп кош-корт та үстерәләр. Ишле мал асраучы киләчәктә озак елларга сөрү җирен арендага алып крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга, атлар санын тагын да арттырырга уйлый.

Әтиләргә сөенеч
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 4 малай дөньяга килде.
Базарлы Матакта яшәүче Наталья Шәрәфетдинова дүртенче баласын тудырды.

Башлангыч сыйныфларга - яңа җиһазлар
Юхмачы, Хлебодаровка, Алпар, Яңа Салман, Хузангай, Базарлы Матак мәктәпләренең иң яшь укучылары яңа, заманча шартларда уку мөмкинлегенә ия булдылар.
Бу мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлары өчен музыка дәресләренә төрле уен кораллары кайтарылды. Мәктәпләр шулай ук "Җир төзелеше" моделенә, глобусларга, яшелчәләр муляжларына һәм әйләнә-тирә мохитне аңлау өчен зарур бүтән әсбапларга ия булдылар. Җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнүен тасвирлаучы прибор да балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы бүләк булды. Цифрлы интерактив микроскоплар һәм мини-лабораторияләр исә яшь тикшерүче-эзләнүчеләр тәрбияләргә ярдәм итәр.

Яңа ел бәйрәмнәре башлана
Бу көннәрдә мәктәп һәм балалар бакчаларында, төрле учреждениеләрдә Яңа ел кичәләреүткәрелә башлый.
Алар хәвеф-хәтәрсез узсын өчен тиешле чаралар алдан ук күрелгән: бәйрәм чаралары, аларда кизү тору графиклары төзелгән, кичәләр узачак биналар тикшерелгән. Янгын часте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кизү торачак мондый чараларда.

Пиротехника белән сак булыгыз!
Яңа ел алды көннәрендә полиция "Пиротехника" дип аталган операция үткәрә.
Аның максаты -контрафакт һәм сыйфатсыз пиротехниканы сатудан алу, сәүдә таләпләренең үтәлүен тикшерү. Ирекле сатуга рөхсәт ителмәгән товарлар белән сәүдә иткән өчен гражданнарга 1500-2000 сум, вазыйфалы затларга 3000-4000 сум, ә юридик затларга 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
02 хәбәр итә
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре узган атнада 90 мәртәбә авырулар янына барып тәҗел медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 6 сы - салкын тидереп чирләүчеләр, 3 се - төрле җәрәхәтләр алучылар, 1 се аяк-кул бармакларын өшеткән һ.б.

03 хәбәр итә
23 декабрьдә иртәнге сәгать 8 дә Иске Чаллы авылында торак йортның түбәсе янып китә.
Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утка чик куялар. Янгын нәтиҗәсендә хуҗага 100 мең сумлык матди зыян килә. Ут чыгуның сәбәбе - электр үткәргечләренең кыска ялганышы.
Ә 16 декабрьдә Ташбилге авылында балаларның чормада шырпы белән саксыз эш итүләре аркасында өй түбәсе яна башлый. Бәхеткә, ут тиз сүндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ