Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иң яхшы директорлар

Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина һәм Хлебодаровка урта мәктәбе директоры Анна Локтева "Безнең иң яхшы директор" грантын яулауга республика бәйгесендә җиңеп чыктылар.

Хәвефсезлек чаралары билгеләнде
Республика көне һәм Белем көне уңаеннан бәйрәм тантаналары әзерләү һәм үткәрү вакытында өстәмә хәвефсезлек чаралары күреләчәк.
Террорлыкка каршы район комиссиясенең 19 августта үткән чираттагы утырышында шул хакта сүз барды. Утырыш эше белән террорлыкка каршы район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Районда террорлык актларын булдырмау, иминлекне көчәйтү мәсьәләләре хакында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов, баш табиб Әнәс Яруллин, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин һәм башка службалар җитәкчеләре чыгыш ясады. Утырышта шулай ук Иске Хурада авыл җирлегендә террорлык һәм экстремизмга каршы нинди эш алып барылуы тикшерелде, "Экстремизмга - юк" айлыгын әзерләү һәм үткәрү планы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев