Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Камка авылының Тегермән урамында яшәүчеләрне ел саен су баса

Иске Камка авылы халкы язгы ташуга алдан ук әзерләнә, чөнки авыл аша үтүче Чирмешән елгасы язларын тулып ага һәм күп кенә проблема тудыра. Бигрәк тә Тегермән урамында яшәүчеләргә авыр, аларны ел саен су баса. Чөнки биредә Чирмешәнгә кечкенә Ермак килеп кушыла. Язгы ташу вакытында кулланырга кирәк булса дип ике көймә...

Иске Камка авылы халкы язгы ташуга алдан ук әзерләнә, чөнки авыл аша үтүче Чирмешән елгасы язларын тулып ага һәм күп кенә проблема тудыра.

Бигрәк тә Тегермән урамында яшәүчеләргә авыр, аларны ел саен су баса. Чөнки биредә Чирмешәнгә кечкенә Ермак килеп кушыла. Язгы ташу вакытында кулланырга кирәк булса дип ике көймә әзер. Халык белән аңлату эшләре алып барыла: өйләрне иминиятләштерү кирәклеге, авыруларны, ялгызларны корырак урынга күчерү, терлекләрне, милекне саклау кебек мәсьәләләр игътибарсыз калдырылмый. Чирмешән күпере тирәсендә су күтәрелүне дә даими җиткереп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев