Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Исламия Мәхмүтова юбилеен бәйрәм итте

6 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге театрда күренекле актриса, якташыбыз Исламия Мәхмүтованың 70 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова - районыбызның горурлыгы булган талантлы шәхес. Ул Югары Әлки авылында туып үскән. Ярты гасыр театр сәхнәсендә уйнаучы Исламия ханым пьесалар да яза, аларны сәхнәгә дә куя, бик матур җырлый да. Казанда юбилей кичәсендә районыбыздан да делегация катнашты һәм барлык әлкилеләр исеменнән яраткан актрисабызга котлау-сәламнәр җиткерде.

Үргәгарлылар яңа депутат сайлады
Каюм Фәсахов Яңа Үргәгар бер мандатлы 5нче сайлау округы буенча Яңа Үргәгар авыл җирлеге советы депутаты булып сайланды.
Әлеге округта өстәмә сайлау 1 декабрьдә булды.

Павел иншалар бәйгесендә җиңде
Яңа Салман урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Павел Кубарев "Без коррупциягә каршы!" темасына язган иншасы белән республика бәйгесендә җиңү яулады.
Әлеге бәйгедә районыбыздан 4 укучы катнашкан иде. 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Павел укытучысы Артем Савинов белән Казанда бүләкләү тантанасында булды.

Җитәкчеләргә, белгечләргә нинди сорауларыгыз бар?
12 декабрь - Россия Конституциясе көне гомумроссия гражданнарны кабул итү көне дип игълан ителде.
Бу көнне 12.0-20.00 сәгатьләрдә муниципаль район советында һәм башкарма комитетында халыкны кабул итү үткәрелә. Адрес: Базарлы Матак ав., Степан Крайнов ур., 58.
***
12 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә Пенсия фондының район идарәсендә (Базарлы Матак ав., Степан Крайнов ур., 54) дә әлкилеләрне кабул итәчәкләр. Кабул итү идарә белгечләренең эш кабинетларында була. Алдан язылу өчен тел.: 2-00-48.

Министр урынбасары кабул итә
17 декабрьдә Чистай шәһәре башкарма комитеты бинасында Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов әйләнә-тирәлекне саклауга кагылышлы сораулар белән халыкны кабул итә.
Кабул итү 10.00-12.00 сәгатьләргә билгеләнгән. Адресы: Чистай шәһ., К.Маркс ур., 46, беренче кат, җәмәгать кабул итү бүлмәсе. Билгеләнгән вакытка анда барырга мөмкинлегегез булмаса, сорауларны 5-39-19 телефоны яисә vktu@mail.ru электрон адресы буенча бирергә була.

"Сезонлы" чирләр арткан
Соңгы вакытта районда салкын тиеп авыручылар бермә-бер арткан.
Үткән атнада ашыгыч ярдәм службасына сулыш юллары ялкынсыну, салкын тию чирләре белән 30дан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук тайгак, бозлавык юлда егылып аяк-кулларын авырттыручылар, имгәнүчеләр дә байтак. Шундый зар белән "ашыгыч ярдәмгә" 20 кеше мөрәҗәгать итте, ди медиклар. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр еш таеп егыла икән. Медиклар һава торышына карап киенеп йөрергә, таймый торган уңайлы аяк киеме кияргә, авырып киткән очракта тизрәк хастаханәгә барырга, үз белдегең белән дәваланмаска киңәш итәләр.

Артистлар белән очрашу көтелә
12 декабрьдә район үзәгенең "Колос" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән "Күк күбәләк" нәфис фильмын тәкъдир итү була.
"Күк күбәләк" - республикада төшерелгән беренче маҗаралы нәфис фильм. Аның режиссеры Фәрит Дәүләтшин. Кинотеатрда фильмны караганнан соң анда баш рольләрне башкарган артистлар белән очрашу булачак. Фильм 14 сәгатьтә башлана.
11 декабрьдән кинотеатр прокатка яңа чыккан "Сталинград" нәфис фильмын күрсәтә башлый. Сеанслар 18 сәгатьтә башлана. Тиздән район халкы "Сокровища озера Кабан" нәфис фильмын да карый алачак.

Хроника
Янгынга каршы район службасы җитәкчесе (өлкән инспектор) итеп Радис Инсапов билгеләнде.
Радис Рәис улы 1989 елда Баулы шәһәрендә туган. Ул Урал дәүләт янгынга каршы служба институтын тәмамлагач районыбызга эшкә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев