Үткән атнада Әлки районы юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде
фото ewgk.com сайтыннан Үткән атнада район юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде, шуларның берсе - машина белән исерек килеш идарә итү. 3 июльдә булган авариядә 1 кеше зыян күргән. 56 кеше алданрак салынган штрафларын вакытында түләмән өчен кабат җавапка тартылган, аларның унысы - июнь аенда. Кызганычка каршы, Сабантуй берничә кеше өчен...
фото ewgk.com сайтыннан
Үткән атнада район юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде, шуларның берсе - машина белән исерек килеш идарә итү. 3 июльдә булган авариядә 1 кеше зыян күргән. 56 кеше алданрак салынган штрафларын вакытында түләмән өчен кабат җавапка тартылган, аларның унысы - июнь аенда.
Кызганычка каршы, Сабантуй берничә кеше өчен күңелсез тәмамланды: бәйрәмнән кайтып барганда "Дэу-Нексия" автомобилен йөртүче каршы хәрәкәт юлына чыга һәм "Ока" автомобиленә нык кына бәрелә. Нәтиҗәдә өч кеше төрле авырлыктагы яралар белән район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев