Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Россиядә 1993-2013 елларда наркоманлыкның даими үсеше күзәтелде

Россиядә 1993-2013 елларда наркоманлыкның даими үсеше күзәтелде. Соңгы елда хәл берникадәр тотрыкланды. Әмма тынычланырга иртәрәк. Чөнки наркоманлык буенча исәпкә алынучыларның кими төшүе "аптека" һәм "дизайнер" наркотикларын куллануның артуы белән бәйле. "Аптека" наркотикларын ирекле төстә яисә бераз гына чикләүләр белән даруханәләрдә сатып алырга була. Ә "дизайнер" дигәннәре артында беренче карашка зарарсыз...

Россиядә 1993-2013 елларда наркоманлыкның даими үсеше күзәтелде.

Соңгы елда хәл берникадәр тотрыкланды. Әмма тынычланырга иртәрәк. Чөнки наркоманлык буенча исәпкә алынучыларның кими төшүе "аптека" һәм "дизайнер" наркотикларын куллануның артуы белән бәйле. "Аптека" наркотикларын ирекле төстә яисә бераз гына чикләүләр белән даруханәләрдә сатып алырга була. Ә "дизайнер" дигәннәре артында беренче карашка зарарсыз кебек күренгән "ванна өчен тозлар", "үсемлекләр өчен ашламалар" яисә хуш исле тарту катнашмалары яшеренгән. Әлеге наркотикларны кулланучылар наркологлар, психиатрлар игътибарына сирәк эләгә.

Шул рәвешле, мондый төр хокук бозулар шактый яшерен башкарыла. Ә бу наркотикларга бәйле бәндәләргә иртә стадияләрдә ярдәм күрсәтүне катлауландыра.

Соңгы айларда илдә "тарту катнашмалары" белән агуланулар дулкыны узды. Йөзләгән кешеләр зыян күрде (Киров өлкәсендә - 300 гә якын кеше, Сургутта - 150, Чуашия Республикасында 40 тан артык), 12 кеше үлде.

Мондый хәлләрне булдырмау максатында, без район халкының наркотик матдәләр куллану урыннары хакында ышаныч телефоннарына яисә хатлар һәм мөрәҗәгатьләр әрҗәләре аша хәбәр итүләрен үтенеп сорыйбыз.

Район прокуратурасы телефоны: 2-07-39.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге: 2-01-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев