Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне 9 Май – Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итте

Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне 9 Май - Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итте. "Хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, кадерле райондашлар! Олы рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алабыз. Бүгенге тынычсыз, катлаулы заманда совет халкының фашизмны җиңүе, Ватаныбыз азатлыгын, илнең киләчәген саклап...

Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне 9 Май - Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итте.
"Хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, кадерле райондашлар! Олы рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алабыз. Бүгенге тынычсыз, катлаулы заманда совет халкының фашизмны җиңүе, Ватаныбыз азатлыгын, илнең киләчәген саклап калуы тагын да тирәнрәк мәгънә ала. Рәхмәт сезгә, җиңүчеләр буыны вәкилләре - фронтларда көрәшкән солдатлар, Җиңүгә тылда үз өлешен керткән хатын-кызлар, үсмерләр. Сезнең батырлык һәм ныклыгыгыз - бүгенгеләргә, киләсе буыннарга Ватанны сөю, аңа хезмәт итү үрнәге. Барыбыз өчен дә изге бу көннәрдә сезнең һәммәгезгә исәнлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телим. Тормышыбыз имин, киләчәгебез якты булсын,"-диелгән район җитәкчесе котлавында.
фото images.yandex.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев