Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карга авылында Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр

Карга авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташлар истәлегенә куелган обелискны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде. Ун ел элек куелган обелискның кирпечтән төзелгән өлеше шактый искергән иде. Карга авылы егете, күперләр төзү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Җиңүнең 70 еллыгына авыл уртасындагы паркны төзекләндерүгә алынган. Иң элек Уралдан...

Карга авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташлар истәлегенә куелган обелискны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде.

Ун ел элек куелган обелискның кирпечтән төзелгән өлеше шактый искергән иде. Карга авылы егете, күперләр төзү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Җиңүнең 70 еллыгына авыл уртасындагы паркны төзекләндерүгә алынган. Иң элек Уралдан мәрмәр плитәләр кайтартып обелиск стенасын тышлаткан. Бу хезмәт спонсор якташыбызга ярты миллион сумга төшкән. Хәзер парк эчендә яктырткычлар кую эше бара. Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев әйтүенчә, узган ел паркта утыртылган агачларның күпчелеге әйбәт кенә киткән. Җирләр бераз кипшенү белән биредә җыештыру эшләре башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев