Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кыенлыктан курыкмыйча

Мөнип Хаҗип улы Шакиров башкалабызда билгеле шәхес. Ул күп еллар буена җаваплы урыннарда хезмәт куеп, җәмгыятне үзгәртеп кору чоры башланганчы Казанны төзекләндерү эшләренең эчендә кайнап яшәгән мактаулы кеше.

Шунысын да искәрергә кирәк, тиешле белем алып өлгермәгән килеш, ул бик яшьли җитәкче вазыйфалар башкарырга керешә. Армия хезмәтеннән кайтып озак та үтми, аны асфальт заводына директор итеп билгелиләр. Бу вазыйфасында ул тиз арада үзен эшләрне әйбәт оештыручы җитәкче, җитештерү өлкәсендә югалып калмый торган белгеч итеп танытуга ирешә. Бик катлау лы техник мәсьәләләрне урындагы гостехнадзор һәм башка шуның ише оешмаларның уңай хәл итәргә кыюлыклары җитмәгәндә, Мәскәүгә барып чишеп кайткаларга да туры килә Мөнип Хаҗиповичка.
-Берничек тә чишеп булмый торган мәсьәлә юк ул,-дип саный Мөнип ага.-Фәкать эшкә кыюлык һәм тәвәккәллек белән, кыенлыклардан курыкмыйча алынырга гына кирәк.
М.Шакировның хезмәт биографиясенә күз салсак, аның Казан юллар төзү трестында, шәһәр администрациясе каршындагы "Төзелеш, җитештерү-төзәтү берләшмәсе"ндә, ТР Министрлар Кабинетында, ТР Президентының эшләр идарәсендә җаваплы вазыйфалар башкарганлыгын күрербез. Һәр эшендә ул зур җаваплылык тоеп, алга куелган бурычны җиренә җиткереп үтәргә гадәтләнә. Шундый нәтиҗәле һәм уңышлы эшләре өчен 2000 елда республика җитәкчелеге тарафыннан Мөнип Хаҗип улы "Татарстан республикасының атказанган энергетигы" дәрәҗәсенә лаек була.
Сигезенче дистәсе белән баруына карамастан, Мөнип ага хәзер дә бик масштаблы эшләр майтарып ята. Ул бер үк вакытта өч оешманы җитәкли: "Бенси ди" офислар үзәгендә, дүрт йолдызлы "АРТ" кунакханәсендә һәм "Төзү төркемнәре" (СТРОЙГРУПП") төзелеш фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә генераль директор булып тора. Аеруча 2005 елда икътисад белгечлегеә ия булган улы Булат тәкъдиме белән берлектә оештырылган "Төзү төркем нәре" төзелеш фирмасының матур эшләрен билгеләп үтәсе килә. Башкаланың төзелеш базарында актив катнашучы әлеге фирма, Мөнип Хаҗип улының акыллы һәм төптән уйлап җитәкләве аркасында, хәтта кризис елларында да төзелешне туктатып тормыйча, җәелеп эшләү мөмкинлекләрен таба белүе белән сокландыра. Күпьеллык эш тәҗрибәсе, югары квалификацияле персонал, подразделениеләрдәге булдыклы җитәкчеләр, яңа технологияләрне урынлы файдаланып, эшләрне бик сыйфатлы иттереп башкару - болар барысы да "Стройгрупп" төзелеш фирмасына Казандагы төзелеш базарының авангардында атларга юл ача.
"Стройгрупп" төзелеш фирмасының уңышлы эшләре Мәскәү тарафыннан да югары бәяләнә. Аның Россия Милли Реестрына кертелүе турындагы "Ведущая организация строительной индустрии России" дигән таныклыгы шул хакта сөйли. Мөнип ага Шакиров моның өстенә "Россия иктисадын үстерүгә керткән өлеше өчен" Бөтенроссия премиясе лауреаты да булып тора әле.
Мөнип агага үзенең тормыш юлын Галимҗан Ибраһимов повестендагыча: "Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем", дип санарга тулысынча нигез бар. Иске Алпар авылының гади колхозчы гаиләсендә 1938 нче елда дөньяга килеп, урта мәктәптә яхшы гына укыган килеш, нибары 7 сыйныф белем алу белән чикләнеп кала ул. Сигезенчегә бару өчен атасы акча түләсә дә (ул чорда 7 сыйныфтан соң уку түләүле була), берәр ай гына укып кала. Рус теле авыр бирелгәнгә, мәктәпне ташлап колхоз эшенә күчә.
-Әгәр шунда укымышлырак берәр туган укырга кирәклеге турында төпле киңәшен биргән булса, унны тәмамламас идеммени, дип ниндидер бер үпкәчел-әрнү белән ачыклык кертә Алпарда урта мәктәп була торып, укуын дәвам итмәве хакында соравыма.
16 яшен тутырып паспорт алганчы, ягъни Казанга киткәнче ике ел дәвамында ат җигәргә дә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә дә туры килә аңарга. Башкалада тагын ике ел эшләгәннән соң, ул армия хезмәтенә чакырыла.СССР ның төньяк диңгездәге Яңа Җир утравында ракета гаскәрләрендә хезмәт итү чорында М.Шакиров ныклап торып көрәшнең самбо төрен үзләштереп өлгерә. Үз өстендә армый-талмый эшләп, даими күнегүләр ясау аңа самбоны профессиональ дәрәҗәсендә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә ул армиядән кайткач, самбо буенча Татарстан чемпионы титулына ирешә. Шул ук вакытта Мөнип Хаҗип улы энергетика техникумында укып, тренерлык эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Шундый зур дәрәҗәләргә ирешеп, бизнесы бик күркәм баруына карамастан, Мөнип ага үтә дә тыйнак кеше. Аның турында район газетасына язарга да шактый озак үгетләргә туры килде әнә. Башка берәүләр кечкенә генә уңышлары белән дә андый тәкъдимне күтәреп кенә алыр иде. Әмма ничек кенә булмасын, район халкы үзенең Мөнип Хаҗип улы Шакировтай талантлы һәм күренекле яктшларын белергә тиеш. Ул хәзерге заман яшьләренә генә тү гел, үз өстенә җаваплылык алудан, кыенлыклардан куркып, фәкать дәүләт ярдәмен көтеп ятучылар өчен дә гыйбрәтле үрнәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ