Район тормышы

Мариягә өй төзелде

Чуаш Борнае кызы Мария Молодова, әти-әнисен югалтып, ятим кала.

Дәүләт ярдәме сыйфатында балигъ булган җиренә аңа фатир яисә өй бирергә тиеш булалар. Һәм менә бу арада Мария яңа төзелгән өйгә күчәчәк - Сихтермә-Хузангайда аңа атап өй салдылар. Ул инде газлаштырылган, су кертелгән, хәтта бакча коймалары да буялган. Өй яшь хуҗасын көтә.

Иске бина яңартыла
Сихтермә-Хузангай авылындагы иске амбулатория бинасы - тарихи объект.
Аңа бу җәйдә капиталь ремонт ясала: бинаның түбәсе өр-яңадан ябылды, фасады яңартылды, тәрәзәләр алыштырылды. Тиздән ремонт төгәлләнәчәк. Амбулатория хезмәткәрләре эшләрен заманча шартларда дәвам итәчәк.


Нет комментариев