Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Матбугатка ташламалы бәяләрдән язылудан әлкилеләрнең күбесе файдаланды

16 февральдән 7 мартка кадәр матбугатка ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән күп әлкилеләр файдаланып калган. "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" нәтиҗәләре белән район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова таныштырды. Декада барышында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәяләрдән әлкилеләр 1720 данә газета-журналга язылган. Шуның 824 данәсе "Әлки хәбәрләре", 125 е -...

16 февральдән 7 мартка кадәр матбугатка ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән күп әлкилеләр файдаланып калган.

"Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" нәтиҗәләре белән район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова таныштырды. Декада барышында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәяләрдән әлкилеләр 1720 данә газета-журналга язылган. Шуның 824 данәсе "Әлки хәбәрләре", 125 е - "Ватаным Татарстан" һәм 129 ы "Республика Татарстан" газеталары.

1 апрельдән быелның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе рәсми игълан ителәчәк. Бәяләрнең үсеп торуын искә алсак, бу газета-журналларны да читләтеп үтмәс дигән шик бар. Шуңа да апрель башына кадәр "Әлки хәбәрләре"нә иске бәядән язылып калырга киңәш итәбез. Безнең газетага ярты елга язылу бәясе әлегә 444 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев