Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәбеңә булышырга түгелме

Татарстан Президенты тәкъдиме белән бөтен республика районнарында яклау тапкан "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе бездә дә үткәрелә.

Район мәктәпләре кайчандыр үзләрендә белем алган, хәзер исә югары дәрәҗәләргә ирешкән, матди мөмкинлеге зур булган элеккеге укучыларына проблемалары, нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары турында искәртәләр. Инде беренче җаваплар да, ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Мәктәпләр ихтыяҗларына дип 140 мең сумнан артык акча җыелган. Үзе укыган мәктәпне ремонтлашучы, компьютер техникасы белән ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр дә табылган. Бу акциядә һәркем катнаша ала - белемле итеп, олы юлга озаткан мәктәбеңә булышу изге гамәлләрдәндер.

Почта таратучыларга бүләкләр
Агымдагы елның II яртысына вакытлы матбугатка яздыруны уңышлы башкарып чыкканнары өчен бертөркем почта хезмәткәрләре район башлыгының һәм район башкарма комитетының Рәхмәт хатына һәм Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән район почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Лидия Чуманова, Иске Хурада хат ташучысы Надежда Шатунова, ә Мактау грамотасы белән Чуаш Кичүе һәм Карга хат ташучылары Сәгыйрова Әлфия белән Садыйкова Рафидә бүләкләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе бүләгенә Борискино хат ташучысы Сардюкова Ольга, Иске Чаллыдан Шәрапова Гүзәлия, Чуаш Шәпкәсеннән Ермолаев Петр лаек булдылар.

Табиблар сәламәтлекне тикшерергә чакыра
Май аеннан бирле районда кайбер категория гражданнарга диспансерлаштыру үткәрелә. Кемнәр диспансер тикшерүе үтә ала соң? Яше 21дән арткан (21, 24, 27, 30, 33... 93, 96, 99) әлкилеләрне карау өчен яшьләренә карап төрле белгечләргә җибәрәләр, лабораториядә анализлар алалар, диагностик процедуралар билгеләнә. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә өстәмәләре кирәклеге ачыкланса, невролог, офтальмолог, гинеколог, уролог һәм башка белгечләрдән консультацияләр алырга мөмкин булачак.
Диспансерлаштыру 3 елга бер мәртәбә үткәрелә. Аны узу өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң зур балыкны кем тотар?
18-21 июльдә Кошки авылы янындагы буада карп тоту буенча республика чемпионаты үткәрелә.
Аны Татарстанның аучылар һәм балыкчылар союзы балык тоту спорты федерациясе белән берлектә оештыра. Ярышларга Татарстаннан тыш Марий-Эльдән, Самарадан балыкчылар килү көтелә (10-11 команда). Бу көннәрдә буа тирәсендә ял итеп, балык тотып утыру мөмкин булмаячак. Ә менә ярышучы балыкчылар өчен җан атып, алардан балык тоту серләренә өйрәнергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев