Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район җитәкчесеннән бәйрәм котлавы

24 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин районда гомер итүче барлык аналарны бәйрәм белән котлады.

"Ана - бөек исем, нәрсә җитә ана булуга, дигән мәгълүм шигырь юллары хатын-кызның кеше тормышында, җәмгыятьтә тоткан урынына иң төгәл һәм дөрес бәяне биргән. Чынлап та, кешелек дөньясының яшәеше, киләчәк буыннарның Җир шарында тормышны дәвам итәячәге хатын-кызларыбызның сау-сәламәт балалар табып үстерүләре һәм ул-кызларына дөрес тәрбия бирүләре белән турыдан-туры бәйле бит. Газиз әнисе куенында үскән, кечкенәдән аның үгет-нәсихәтен аңына сеңдергән, иң яхшы сыйфатлары белән гаиләсенә, әнисенә бурычлы икәнлеген аңлаган кеше чын-чынлап бәхетле. Әниләребез безне тырыш, үҗәт булырга, хезмәтне яратырга, җаваплылыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, тормышта үз урыныңны табарга булыша, безнең белән бергә уңышларыбызга сөенә, ялгышларыбыз өчен борчыла. Газизләребез, барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Чын күңелемнән бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, балаларыгызның рәхмәтле һәм шәфкатьле булуын телим!" диелә әлеге котлауда.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнарын булдыруга һәм аларның эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Чиябаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ибәтова Румия Сәхаб кызы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.

Мәктәптә юридик белем сәгате
20 ноябрь - Бөтенроссия хокукый белем көне уңаеннан Базарлы Матак урта мәктәбендә балалар белән хокукый мәсьәләләр буенча укулар үтте.
Юридик укуларны район нотариусы Лилия Казанбаева үткәрде. 9 һәм 10 сыйныфларда белем алучы кызлар һәм егетләр үзләре өчен кызыклы күп төрле мәгълүматлар алдылар. Укучыларны борчыган сорауларга аңлатмалар бирелде.

Киләсе ел - сайлаулар елы
Районның участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары катнашында укулар узды.
Киләсе 2014 елда зур сәяси вакыйга - Дәүләт Советы депутатларын сайлау көтелә. Шул уңайдан республика Үзәк сайлау комиссиясе инициативасы белән үткәрелгән укуларда сайлауларга әзерлек, кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев