Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең өйләренә су килә башлады

Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең шатлыгы зур - өйләргә су килә башлады. Август аеннан бирле сусыз калган халык өчен бу чынлап та бик әһәмиятле вакыйга. Шул вакыттан бирле су белән тәэмин итүне җайга салу буенча авылда даими эш алып барылды. Бу район җитәкчелегенең даими контролендә булды. Берничә урында скважина бораулап карадылар,...

Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең шатлыгы зур - өйләргә су килә башлады.

Август аеннан бирле сусыз калган халык өчен бу чынлап та бик әһәмиятле вакыйга. Шул вакыттан бирле су белән тәэмин итүне җайга салу буенча авылда даими эш алып барылды. Бу район җитәкчелегенең даими контролендә булды. Берничә урында скважина бораулап карадылар, әмма су чыкмады. 110 метр тирәнлектәге яңа скважина бораулагач кына су килә башлады. Әлеге мөһим эштә Әнвәр Залаков җитәкчелегендәге "Татмелиорация" нең Аксубайдагы предприятиесе зур булышлык күрсәтте. Татар Суксуы халкы авылны су белән тәэмин итүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев