Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Якташыбыз Анатолий Самаркин авыл турында яза

Якташыбыз, танылган журналист Анатолий Самаркинның яңа китабы чыкты. Озак еллар Спас районы газетасы редакторы булып эшләгән Анатолий Самаркин бүген Казанда яши. Ул - "Элита Татарстана" журналында әдәби редактор. Журналда аның республиканың төрле авыллары тормышына кагылышлы зур-зур мәкаләләре дөнья күрә. Анатолий Петрович туган районы Әлкидә дә еш була. Районыбыз турындагы язмалары...

Якташыбыз, танылган журналист Анатолий Самаркинның яңа китабы чыкты.

Озак еллар Спас районы газетасы редакторы булып эшләгән Анатолий Самаркин бүген Казанда яши. Ул - "Элита Татарстана" журналында әдәби редактор. Журналда аның республиканың төрле авыллары тормышына кагылышлы зур-зур мәкаләләре дөнья күрә. Анатолий Петрович туган районы Әлкидә дә еш була. Районыбыз турындагы язмалары да журналда әледән-әле күренә. Журналист авыл тормышы турындагы әсәрләрен туплап "Деревенские мотивы" исемле китап чыгарган. Анда районыбызга кагылышлы саллы өч мәкалә дә урын алган. Якташыбызның туган авылы Түбән Кәчидә яңа китабын тәкъдим итү чарасы үткәрү нияте дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев