Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чемпионат финалы бездә үтә

23-25 ноябрьдә Базарлы Матакта республика авыл хуҗалыгы районнарының ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР чемпионатының финал уеннары узачак.

Ике зона ярышлары йомгаклары буенча финалда Биектау, Кама Тамагы, Саба, Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән районнары командалары катнаша. Әлки районы җыелма командасы да хуҗа хокукларында финалга кертелә.

Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Миграция закончалыгы үтәләме?
Район прокуратурасы миграция закончалыгының үтәлешен тикшерә.
Мигрантларның урнашу урыннары турында 2-07-39 "кайнар линия" телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин. Аноним хәбәрләр дә кабул ителә.

Караклар тотылды
Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре урлашу белән бәйле берничә җинаятьне ачтылар.
Карга авылында яшәүче берәүнең шәхси автомобилен урлап китәләр. Район полиция хезмәткәрләре җинаять кылучыны кайнар эздән эләктерәләр. Карга терлекчелек комплексыннан тимер улаклар урлаучы да полициягә эләгә. Район үзәк хастаханәсе ашханәсенә төнлә үтеп кереп акча урлаган бәндә өенә җибәрелгән булган. Тик бу угры кыңгыр эшен дәвам иткән - төнлә Чуаш Кичүе авылындагы шәхси йортка кереп инструментлар урлап чыга. Ул тоткарланган, хәзер тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирә.

Алданмагыз
Соңгы вакытта банк карточкаларыннан акча урлау фактлары ешайган.
Карточкаларында булган бөтен акчадан да колак кагучылар бар. Хокук тәртибе саклаучылар кисәтә: үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, карточкагызның пин-кодын сорап шылтыратсалар, һич тә әйтә күрмәгез. Бернинди очракта да сездән пин-кодны сорарга тиеш түгелләр.

Үләт базлары төзекләндерү сорый
Һәр авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләр өчен биотермик базлар булдыру таләбе куела.
Райондагы 21 шундый базның 14 е барлык таләпләргә җавап бирерлек хәлдә. 7 сендә исә тирә-юньнәрен, керү капкаларын ясау эшләре дәвам итә. Районда түләмә белән чирләп үлгән терлекләр күмелгән 15 үләт базы бар. Шуның 9 ы тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп ясалган. Ә менә Иске Чаллы, Түбән Әлки авыл җирлекләренә кергән икешәр базның һәм Демидовкадагы (Яңа Салман авыл җирлеге) бер базның тирә-юнен киртәләп ремонтлыйсы бар. Әлеге базларны тиешле тәртиптә тоту өчен хөкүмәт авыл җирлекләренә ярты елга 7315 әр сум акча бүлеп бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионат РТ