Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Базарлы Матак урамнары чәчәкләргә күмелде
Быел район үзәгендә 12 мең дәнә петуний чәчәге утыртылды.
-
Әлки кырларында күчмә отряд комбайннары эшлиячәк
Быел район кырларыннан 60 мең гектардан артык мәйданда бөртекле, бөртекле – кузаклы культуралар җыеп аласы була. Һәр елны районга яңа бөртек суктыру комбайннары кайтып тора. Шулай да комбайн паркы едан – ел “картая” бара. Бигрәк тә чит илләрдә җитештерелгән, озак еллар кулланышта булган техниканы ремонтлау авырга туры килә.
-
Зөлфия һәм Рафаил Ибәтуллиннар Базарлы Матактан күпләр өчен үрнәк булып яшиләр
Озак еллар тату һәм мәхәббәттә яшәгән ир белән хатынга һәрвакыт аерым бер мөнәсәбәт белән карыйсың. Зөлфия һәм Рафаил Ибәтуллиннар, ерак 1969 елда ук гаилә корып, ярты гасырдан артык, иңне-иңгә куеп, күпләр өчен үрнәк булып яшиләр.
-
Татарстан среди регионов России по созданию образовательных кластеров – в числе лидеров
2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан. Бу 300дән артык белем бирү-җитештерү кластерлары. Хәзерге вакытта Татарстанда 22 кластер булдырылган. Бу турыда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Россия халыкларының традицион мәдәнияте фестивале Әлки җирендә зур колач белән узды
Язгы кыр эшләре артта калгач, табигать җәйге җылылыгын юмарт бүләк иткәндә һәм кырлар яшел келәмгә төренгәндә, гадәттәгечә, борынгы чуаш бәйрәме – Уяв уза. Моны раслап, 11 июльдә кунакчыл Сиктермә аланында төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре, безнең күпмилләтле илебез белән дан тоткан бердәмлек бизәген тудырып, бер-берсенә үрелде.
-
Татарстан Рәисе Әлкинең яшь спортчыларын сәламләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Сиктермә авылында узган чуаш халкының милли бәйрәме Уявта булганда, район спорт мәктәбе балалары белән очрашты.
-
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан картлык буенча 5477 пенсияне автомат форматта билгеләде
Карар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр чагылыш тапкан шәхси исәп (ИЛС) мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителә. Республикада яшәүчеләргә шәхсән гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм белешмәләр җыярга кирәкми – бары «Дәүләт хезмәте» порталындагы шәхси счётындагы мәгълүматларны карап бару да җитә.
-
Татарстан Республикасында 13 меңнән артык үзмәшгуль булачак пенсияләрен иминият кертемнәрен түләп барып формалаштыра
Взносларны түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.
-
Геннадий Зюгановны Әлки җирендә каршыладык
Россия Федерациясе Үзәк комитеты Рәисе Геннадий Зюганов икенче тапкыр Әлки районына килде. Ул бездә 2022 елда, Татарстан Уяв бәйрәме уздырылганда, булган иде.
-
Әлки районында чит ил кешеләре арта бара
Быелгы җәйдә безнең районда чит ил гражданнары саны сизелерлек артты. Кибетләрдә, урамнарда, базарларда чит сөйләмне ешрак ишетергә мөмкин. Әлбәттә, күп кенә әлкилеләрдә мондый сорау туа: бу кешеләр нинди нигездә, бездә законлымы һәм, гомумән, аларның килүе һәм биредә яшәве ничек җайга салынган?
-
Татарстанда «ФИЗРА» үзәкләре 95 процентка әзер
Татарстанда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «ФИЗРА» физкальтура-сәламәтләндерү спорт үзәкләре төзелеше төгәлләнеп килә. Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп сафка бастырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Әлкилеләр, көннәр эссе, сәламәтлегегезне саклагыз!
Эссе көннәрдә сәламәтлекне саклау өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
-
Әлки районында мөгезле эре терлек өчен кышка азык әзерләү тулы куәткә дәвам итә
Әлки районы – республикада иң күп мөгезле эре терлек асраучылар исемлегендә. Зур-зур комплексларга берничәшәр мең баш савым сыерлары, симертүдәге үгезләр тупланган. Андый зур мәйданчыкларда малларны көтүлекләрдә йөртү дигән нәрсәләр юк. Азык бары тик, хәзерләнеп, рацион буенча баетылып кына ашатыла.
-
Базарлы Матакның “Ана даны” паркында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, үзара аңлашу һәм тугрылык символына әверелде. Безнең районда әлеге көн белән бәйле тантаналы чара традиция буенча Базарлы Матак авылының “Ана даны” паркында узды. Бәйрәмдә барлык әлкилеләр өчен үрнәк булган парларны хөрмәтләделәр.
-
Базарлы Матак “Ана даны” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде
8 июльдә, җәй юмарт кына үзенең яктылыгын һәм җылылыгын бүләк иткән көнне, илебез иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Бу көнне, бөтен ил буенча, гаилә учагын, еллар дәвамында бер-берсенә булган иң нечкә изге хисләрен саклый алучыларга, үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырый. Безнең Әлки җирендә дә шундый бик күп гаиләләр бар, һәм аларның һәркайсының тарихы аерым бәян итүгә лаек. Күп балалы династияләр, гаилә юбилярлары, герой-сугышчыларның әти-әниләре – һәрберсе бәхет һәм үзара аңлашуның гомуми картинасына үз өлешен кертә.