Кояшта соңгы ике атнадагы иң көчле ут кабынуы теркәлде
22 июльдә Мәскәү вакыты белән 09:35тә Кояшта соңгы ике атна эчендәге иң көчле ут кабынуы теркәлгән. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты (ИКИ) галимнәре хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге күренеш соңгы тәүлектә Кояш активлыгының кискен артуы фонында күзәтелә. Бер тәүлек эчендә барлыгы 20гә якын ут кабынуы теркәлгән. Чагыштыру өчен, моннан өч көн элек кенә Кояштагы активлык тәүлегенә нибары 1–2 очрак белән генә чикләнгән булган.
Астрономнар фаразынча, алдагы көннәрдә дә Кояш активлыгы югары булып калырга мөмкин. Бу, үз чиратында, магнит давыллары ихтималын арттыра.
Табиблар метеосизгер кешеләргә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга киңәш итә. Андый көннәрдә мөмкин кадәр ял итәргә, җитәрлек күләмдә су эчәргә, артык физик көчәнештән сакланырга һәм табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итәргә кирәк.
Галимнәр Кояштагы вәзгыятьне күзәтүне дәвам итә, дип яза https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/koiasta-songy-ike-atnadagy-in-kocle-ut-kabyndy-meteosizger-keselarga-sak-bulyrga-kinas-italar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев