Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Алия Шәфиева - һәр укучы күңеленә ачкыч таба белә

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр.

Адәм баласы көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала. Бигрәк тә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы өчен вакыт аеруча тиз уза.  Укучылары белән мәш килеп, айлар уза, алга таба еллар йөгерә, бәләкәйләр килә тора, үсеп, шәхес булганнарын мөгаллим олы тормыш юлына озата тора.

шафиева

Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Инсаф кызы Шәфиева да быел 40нчы хезмәт елын башлады. Алия ханым 1 сентябрьдә янә 26 сабыйны 1 нче сыйныфка кабул итеп алды, алар белән ару-талуны белми, көнне төнгә ялгап эшлисе дә эшлисе әле...

Алия җырларда  җырланган гүзәл Актаныш ягының Татар Суыксуы авылында көзнең күзләрне иркәли торган аллы-гөлле төсләргә чумган бер мәлендә – 1963 елның 25 сентябрендә Инсаф белән Гөлдария гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга аваз сала. Кабатланмас балалык чоры һәм мәктәп еллары мең хуҗалыклы туган авылында үтә. Районда иң көчлеләрдән саналган  Суыксу мәктәбендә алдынгы укучыларның берсе була ул, бар фәннәрне дә яратып үзләштерә, бәйгеләр, олимпиадалар – барысы да  аның катнашы белән уза, чая  кыз җәмәгать эшләрен дә башкаларга үрнәк итеп башкара, сәхнәләрдән дә  төшми. Шулай булмыйча соң, ул бит кечкенәдән үк үз алдына укытучы булырга дигән максатны куя, һәм күңелендә уянган теләгенә ирешер өчен, бик тә тырыша.

 Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, ике дә уйламый, Минзәлә педагогика училищесына юнәлә, яхшы билгеләргә генә мәктәпне тәмамлаган Алия анда җиңел генә имтиханнарны тапшыра.

20 яше дә тулмаган Алия, укытучы дипломын кулына алуга, картадан гына күреп белгән Әлки якларына юллама белән җибәрелә. Яшь белгечне Яңа Чаллы башлангыч мәктәбенә эшкә  билгелиләр. Алия Инсаф кызы беренче хезмәт тәҗрибәсен шунда ала. Район мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә аның тырышлыгын, уңган-булганлыгын тиз күреп алалар, 1987 елда Базарлы Матак урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчереп тә куялар.

Районыбызда  зур ихтирам яуларга өлгергән укытучы 2001 елда 2 нче Базарлы Матак мәктәбенә – хәзерге Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә күчә. Биредә ул 2002-2008 елларда – милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, 2008-2009 елларда социаль педагог вазифаларын башкара. Читтән торып, Казан дәүләт университетының  “Татар теле һәм әдәбияты” бүлеген тәмамлый. Әмма балачак хыялына тугры булып кала ул, бүгенге көнгә кадәр хезмәт юлын башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак дәвам итә.
Алия Әлки төбәгендә мәхәббәтен, үз тиңен дә таба. Яңа Чаллы авылының төскә-биткә чибәр, күркәм холыклы Замир исемле егетенә кияүгә чыга. Ләкин пар аккошлар төсле рәхәтләнеп, шатлык-куанычларга төренеп, зур хыяллар, матур өметләр белән яшәп ятканда, гаилә ишеген кайгы җиле килеп кага. Кырыс язмыш Илмир белән Ләйсәнне – әтисез, Алия Инсаф кызын ялгыз калдыра. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларын аякка бастыру өчен, Алиягә әти дә, әни дә булырга туры килә. Ялгыз агач нык була, диләр. Алия дә сыгылып төшми, сынмый –бөгелми, авырлыкларны җиңә –җиңә, ике нарасыен җитәкләп, алга атлый. 

Инде ул авыр еллар артта калган, Илмир дә, Ләйсән дә, мәктәпне һәм югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, тормышта үз юлларын тапканнар, үзләре сайлаган һөнәрләре буенча хезмәт итәләр.

Гаҗәеп тырыш, таләпчән мөгаллимә, үзенең бөтен осталыгын, тәҗрибәсен эшкә җигеп, һәр укучысының күңеленә ачкыч табып белем һәм тәрбия бирә. 40 ел  эчендә күпме борчулар, йокысыз төннәр аның башыннан үткән. Әмма ул дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергәләшеп үткәргән бәйрәмнәр, күрсәтелгән ачык дәресләрдән соң яңгыраган мактау сүзләре, бәйгеләрдә җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләренең шуларның  барысын да  оныттыруын әйтә.

Алия Инсафовна мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны үзләштереп, заманча технологияләрне укыту -тәрбия процессында кулланып эшли. 

Югары квалификацияле педагог – ТР ның Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы  аттестация комиссиясе әгъзасы да, яшь мөгаллимнәрнең остазы да. А.И.Шәфиеваның эш тәҗрибәсе – хезмәттәшләренә үрнәк. 2011 елда Алия Инсафовна “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булды, 2013нче елда “Ел укытучысы” район бәйгесендә призер булып танылды. Эш тәҗрибәсен уртаклашып, даими рәвештә фәнни–гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, хезмәтләре педагогик җыентыкларда, “Мәгариф” журналында, «Ачык дәрес» республика газетасында дөнья күрә.

Алия Инсафовнаның тынгысыз хезмәте укучыларның белем сыйфатында, республика олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдә үткәрелгән бәйгеләрдә яулаган призлы урыннарда чагылыш таба.

Төп хезмәте белән беррәттән, Алия Шәфиева җәмәгать эшләре дә алып бара. Күп еллар Базарлы Матак участок сайлау коммиссиясе рәисе вазифасын уңышлы башкара. Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде ул.

Хезмәттәшебезнең озак елларны эченә алган педагогик хезмәте лаеклы бәя дә алып килә. 2005 елда ул “Казанның меңьеллыгы” медале белән бүләкләнде, 2006 елда аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Укытудагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.
2020 елда – Россия Федерациясенең Хезмәт ветераны исеме, ә 2021 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Алия Инсафовнаны 60 яшьлек гомер бәйрәме белән илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән укучылары, газиз туганнары, хезмәттәшләре, район халкы гына түгел, гүя табигать үзе дә чын күңелдән котлый. Сентябрь ахыры булуга карамастан, тирә-юнь шау чәчәктә утыра. Гөлләмәләргә күмелгән Алия ханым да күз яшьләре аралаш елмая, бүгенге шатлыклы тормышы өчен Ходайга рәхмәт укый. 

Без, Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укытучылар һәм укучылар коллективы, Алия Инсафовнаны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Озын һәм бәхетле киләчәк, имин көннәр, иксез-чиксез уңышлар телибез. Сез – безнең горурлыгыбыз, хөрмәтле коллегабыз!

Лилия Гавас кызы Сафина, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең профсоюз комитеты рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев