Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары 50 ел үткәч очраштылар

Бу җәйдә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары (1963-1973 еллар) өчен мөһим вакыйга булды: белем йортын тәмамлавыбызга нәкъ менә 50 ел үтте.


Безнең юбилей очрашуы кинотеатрның актлар залында башланды. Бер-берсе белән күрешү, рәхәтләнеп бер сөйләшү өчен, илнең төрле төбәкләреннән 42 элеккеге сыйныфташлар җыелды. Биредә хәтта соңгы кыңгырау да чыңлады. Ә берене сыйныф укучысы ролен – Светлана Ирдинкина, ә 10 нчы сыйныф егетен Илшат Фәхриев башкарды. 

встреча

8 сыйныфтан китүчеләрне дә исәпкә алсаң, без барлыгы 161 укучы идек, шуларның 51 е арабызда юк инде. Кызганыч, күп укытучыларыбыз да бакыйлыкка күчкән. Без укытучылар һәм укучылар белән слайдлар карадык, мәрхүмнәрне искә алдык. 
Юбилей очрашуына мөгаллимнәребез Фаина Газиз кызы Хабибуллинаны (җыр дәресе укытучысы) һәм Кызыл Аланда яшәүче Вера Викторовна Булкинаны чакырдык. Вера Викторовна элеккеге укучыларының аны хөрмәтләп, искә алулары өчен бик шатланды. 
Бүгенге көндә Базарлы Матак авылында безне беренче сыйныфта укыткан мөгаллимебез Суәйдә Габбас кызы Шакирова яши. Үзен начаррак хис иткәнгә, ул очрашуга килә алмады һәм безнең сыйныфташларыбыз: Роза Сибгатова, Гөлшат Сафина һәм Светлана Ирдинкина аны өенә барып, күреп килде, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар. 

встреча

Безнең күпләребез 50 ел дәвамында күрешкәнебез юк иде һәм шуңа да авырлык белән генә бер-беребезне таныдык. Әмма очрашуыбызга без сүз белән әйтеп аңлатып бетерә алмаслык дәрәҗәдә шатландык, анда дустана мохит хөкем сөрде. Мәктәп еллары күпләр өчен дуслар табу мөмкинлеге дә, андыйлар бүгенге көндә дә аралашып яшиләр. 

Мәктәптә алынган белемнәр – алга таба үзләштереләчәк укуның һәм тормышның үзенең нигезе ул. Шуңа да без укытучыларыбыз И.М. Исламголов, А.М. Сивенкова, А.А. Сәмигуллин, А.П. Григорьева, В.В.Гнеденков, З.Н. Галиева,  М.И. Скорцова, Т.А. Грачева, Б.В. Афанасьев, А.Х. Хәбибуллин, Р.Х. Хәбибуллин, Т.А. Алексанина, В.Г. Падеров, Н.Г.Шәймәрдәнова һәм башка мөгаллимнәрне зур хөрмәт белән искә алдык. Алар турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә саклана. 

встреча

Онытылмаслык мәктәп еллары! Сыйныфыбыз укучылары оясыннан очкан кошлар төсле төрле якларга таралыштылар. Билгеле, юбилей очрашуларын оештыру өчен аз көч куелмый. Безнең бергә җыела алуыбыз сәбәпчесе ул – Гөлшат Нәбиулла кызы Сафина. Үзенең энергиясе белән башкаларны да илһамландыручы йолдызчыгыбыз ул безнең. Бар сыйныфташлар исеменнән дә, Гөлшат, сиңа зур рәхмәт! Очрашуны оештырырга ярдәм итүче һәркемгә – Римма Әхмәтшинага, Татьяна Васильевага, Фәрхәт Гаязовка, Әлфия Галиевага, Рафикъ Зариповка, Разия Шәяхмәтовага, Галина Алексанинага, Светлана Ирдинкинага, Суфия Дәүләтшинага зур рәхмәт. 
Безнең җылы, дустанә очрашу “Созвездие” кафесында дәвам итте. Очрашу вакытында химия укытучысы Вера Булкина хәтта шигырь дә язды. 

Кызганыч, мәктәпнең үзендә без була алмадык – анда тулаем төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Саубуллашыр алдыннан сыйныфташыбыз Владимир Иванов бар Базарлы Матак кешеләре дә сокланып карарлык салют бүләк итте. 
Очрашу истәлеге итеп мәктәп рәсеме һәм безнең уку еллары язылган бокаллар таратылды. 

Хәзер мәктәптә укыган һәркемгә дә (ә ул, нигездә, оныкларыбыз): тырышыгыз, алга омтылыгыз, сезнең хыяллар чынга ашачак, дип телисе килә. Укуны тәмамлагач та, мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз, безнең кебек сыйныфташларыгыз белән очрашыгыз! 
Валентина Аставьева, Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев