Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бик тә яраткан һәм бердәнбер дәү әнием Галина Севрикеевага 80 яшь тулды

Дәү әниләр барысы да төрле, әмма аларны бер нәрсә берләштерә: без аларны бик тә яратабыз! Һәм юкка түгел!

 Әбиләрнең кайберләре өчен өйдә ямь, гаилә җылылыгы булдыру мөһим: алар оекбашлар бәйли, оныкларын карый, бәлешләр сала һәм бик тә кунаклар сыйларга ярата. Икенчеләр исә актив тормыш рәвеше алып бара: китаплар укый, мөмкин кадәр заманнан артта калмый атларга тырыша. Минем дәү әни исә шул сыйфатларның барысын да берләштергән. 
2 декабрьдә минем бик тә яраткан һәм бердәнбер дәү әнием Галина Севрикеевага 80 яшь тулды. Шундый абруйлы яшькә җитүенә карамастан, ул 10 ар чакрым велосипедта йөри, капчыклап бәрәңге ташый, үзенең өй түбәсенә менә. 25 сутый булган бакчасына яшелчәләр утырта, җәй-көз айларында урманга барып, җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга вакыт һәм көч таба. Аларны кышлыкка дип әзерләп тә куя. Шул ук вакытта дус хатыннары белән ул телефоннан да сөйләшә, оныклары күрсәткәндә, интернеттан видео да карый һәм үзенең коллективы белән концертларда халык җырлары белән чыгыш та ясый. Миңа 30 гына яшь булуга карамастан, дәү әниемнең тормышны, хезмәтне яратуына, активлыгына, хәтер үткенлегенә сокланам. Ул якыннарының барысының да туган көннәрен дә, яшьләрен дә һич ялгышусыз белеп тора.
Әлеге мәкаләне яза башлагач, балачакка бәйле күпсанлы вакыйгалар хәтеремә төште. Дәү әни белән дәү әти йортында һәрвакыт кеше күп була иде.  Күп авылдашлар шатлыгын да, кайгысын да уртаклашырга дәү әнием янына керергә яратты. Ә кунакка кайткач, ул сине беркайчан да буш кул белән генә җибәрми инде! Ул, һичшиксез, үзе бәйләгән оекбашларын, кәрәзле балны, берәр чиләк кура җиләге, букчасы белән алма әзерләп куячак. Хәтта тегү машинасы, эш коралларына кадәр бүләк иткәне бар. 
Әйе, дәү әниемне кинога төшермәделәр, аның турында романнар язмадылар, әмма ул – һәркем белергә тиешле кеше. Сугыштан соңгы ачлык елларын кичерүенә, 7 сыйныфны тәмамлагач ук авыр хезмәтләрне башкаруына карамастан, Калиса апа (аны якыннары шулай дип атый) сөйкемле кыз, кайгыртучан хатын, балаларына бар назын бирүче ана була ала һәм ул искиткеч ягымлы дәү әни! Ул үзе өчен түгел, ә башкалар турында кайгыртып яшәүчеләр исәбендәге кеше. Туган авылы булган Югары Матакта  дәү әниемне яхшы беләләр, аңа киңәш, ярдәм сорап, яхшы сүз ишетергә теләп киләләр. Һәм ул беркемне дә кире борып җибәрми. Дәү әнием турында сүз чыкса, иң беренче аның туңдырма яратуы, мине хуҗалыгындагы бар ризык белән сыйларга теләве, елмайган йөзе күз алдыма килә.
Кызганыч,  яраткан дәү әниемнең туган көнендә мин кайта алмадым. Әмма аңа шалтыратып, изге теләкләремне җиткердем.  Дәү әнием әле озак яшәсен, авырмасын, тормышка шатланып гомер итсен. Аның нәселе тагын да зурайсын иде. Бүгенге көндә аның байлыклары – кызы, кияве, дүрт улы, киленнәре, 13 оныгы, 11 оныкчыгы. 
Гомумән алганда, дәү әнием күп сүзле түгел, тормышы турында сөйләргә яратмый ул, яисә шатлыклы вакыйгаларны гына искә ала. Ул буын вәкилләренә күп авыр хезмәт башкарырга, сугышка бәйле михнәтләрне күрергә, аңардан соңгы елларны кичерергә туры килгән. Әмма кешеләр зарланмаган. Алар әз генә яхшылыкны да күреп, шатлана белгән. Без бөтенләй башка, җитеш тормышта яшәүчеләр шундый ук шат күңелле була алырбызмы икән? Башкаларны әйтә алмыйм, минем кебек дәү әниләре булган кешеләр төшенкелеккә бирелмәс. 

 

Оныклары истәлекләре:
Никита:
– Дәү әнием үз эшләре белән урамга чыгып киткәч, мин урындык һәм одеяллардан үземә кечкенә өй ясый идем. Артык нык шаяра башласам, ул: “Идән астына салып куям үзеңне”, - дия иде. Күп тапкыр тәртип бозсам да, моны эшләгәне булмады үзе тагын...


Анастасия:
– Җәйләрем дәү әнием янында үтте. Ул мине үзе белән җиләк, гөмбә җыярга алып барды. Ә шимбә көннәрендә безне иртәләрен дәү әнием пешергән бәлешләрнең хуш исе борыннарны кытыклап уята иде. Кич белән дәү әни белән дәү әти янына дуслары килеп, аларның чәй артында төрле кызык хәлләр  сөйләшеп утырганнары да истә калган.
 

Наталья:
–     Дәү әнием күрмәгәндә, шкафтан йөзем алып ашавымны хәтерлим. Гомумән, төрле тартмаларны актарырга бик тә ярата идем. Ә сандык ачылган мизгелне аеруча нык көтеп торасың. Анда әллә нинди хәзинәләр бар төсле тоела иде. 


Наталья Еливанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев