Борискино авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Борискино авылында мөһим вакыйга булды: фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу чарада үзебездән һәм тирә-күршедәге Садиково, Иске Әнҗерә авыл кешеләре җыелды һәм мактаулы кунаклар булды.

Районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов Борискино авылы кешеләрен мөһим вакыйга – яңа ФАП ачылу белән котлады.
– Хәзер сезгә өегез янында гына, уңайлыклар булдырылган бинада медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Хастаханәгә сәламәтлек буенча барысы да тәртиптәме икәнлеген белү өчен генә килергә булсын, – дип билгеләде ул.
Аннары Базарлы Матакның район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев чыгыш ясады.
– Авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгыртучы медицина хезмәткәрләренә зур бәя бирәсе килә. Мөмкинлектән файдаланып, һөнәренә тугрылыклы булганы һәм күп еллар эшләве өчен, шәфкать туташы Татьяна Красновага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, – диде ул, хезмәткәргә Мактау грамотасы тапшырып.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина да, авыл кешеләре каршында чыгыш ясап, хәзер медицина хезмәтләрен кабул итү ничек уңайлы булачагын ассызыклады.
Аннары чарада катнашкан җитәкчеләр тарафыннан ал тасма киселде һәм җыелган халык бина эченә үтте. Анда шәфкать туташы эше өчен бар нәрсә дә бар. Кабул итү бүлмәсендә ЭКГ җайланмасы, сабыйларны карау өчен өстәл, уңайлы үлчәү урнаштырылган, дәвалау өчен, аерым бүлмә каралган, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен җайлаштырылган бәдрәф әзерләнгән. Гомумән, бинаның эче уңай хисләр тудыра: ул якты, чиста.
Экскурсия тәмамлангач, авыл мәктәбендә озак еллар эшләгән Маргарита Смышляева да бу төзелешкә өлеше булганнарга рәхмәтен әйтте.
Тантана авылларында заманча медицина пункты булудан канәгать калган авыл кешеләренең рәхмәт сүзләрен җиткерүе белән төгәлләнде.
Людмила Якимова, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев