Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Эльвира Акулинина: Базарлы Матактан Шәпкә авылына юл бик начар

Базарлы Матактан Шәпкә авылына юл бик начар.

 Таксичылар безнең якларга хәтта 700 сумга да барырга ризалашмыйлар. Без шул район кешеләре, безгә үзәккә кадәр барырга кирәк, ә мөмкинлек юк. Кемнәрнеңдер кибетләрдә йөрисе килә, икенчеләргә хастаханәгә барырга кирәк, өченчеләрнең шәхси эшләре бар. Аннары ашыгыч ярдәм машинасы да безнең авылга тиз генә килеп җитә алмый. Аның юл дип әйтерлеге дә юк бит, чокыр-чакырдан гына тора!
Эльвира Акулинина, ветеран педагог, 
Кошки авылы.


 “Әлки хәбәрләре” газетасы “Базарлы Матак-Чуаш Шәпкәсе” юлының борчу тудыруы турында язмаларны бер генә тапкыр басмады. Без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакиревка әлеге авыр мәсьәлә хакында тагын бер тапкыр аңлатма бирүен сорадык. Безгә ул менә нәрсә дип җавап бирде:

“Базарлы Матак – Чуаш Шәпкәсе” автомобиль юлының озынлыгы – 14,15 чакрым. Шуның 4 чакрымына бетон җәелгән, калган өлеше – каты түшәмәле. Юлның әлеге өлеше “Главтатдорстранс” дәүләт казна учреждениесе карамагында. 
Биредә ел әйләнәсе йөрү төбәк әһәмиятендәге гомуми куланылыштагы автобиль юлларын төзекләндерүгә бүленгән акчага тормышка ашырыла. Ел саен билгеле бер вакытларда юлны төзекләндерү эше башкарыла. 2022 елда юлларда нинди эшләр башкарылачагы тулысынча билгеләнгән. Әлеге юлга капиталь ремонт ясау каралмаган. Ул эш, күпме акча бүленүгә карап, алдагы елларда юл эшләре программасын билгеләгәндә, этаплап каралачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев