Флера Гыйниятуллина: «Әлки хәбәрләре» газетасы редакциясенә уңышлы эшчәнлек телим»
Мин берничә елдан бирле “Әлки хәбәрләре” район газетасы сайтын, социаль челтәрләрен күзәтеп барам.
Хезмәтем буенча еш кына үзәк архивта утырырга туры килә. Анда инде “Әлки хәбәрләре” газетасы төпләмәсен иркенләп карап утырам.
Газетада район тарихына кагылышлы мәкаләләргә күп урын бирелә. Шул ягы белән бу басма минем игьтибарымны җәлеп итте. Кайвакыт мин сездән хезмәтем өчен кирәкле булган, кыйммәтле мәгьлүматлар алам.
Былтыр “Әлки хәбәрләре” газетасы район авылларындагы борынгы ташларны торгызу темасына зур урын бирде. Татар Шәпкәсе, Иске Салман, Ташбилге авылларында шул тарихи ташларны торгызу турындагы күләмле язмаларны кызыксынып укыдым. Әлеге мәкаләләр белән мин хезмәттәшләремне дә таныштырдым. Алар аша ата-бабаларыбыз рухын тойдык. Сезнең тәҗрибәне республиканың башка төбәкләренә дә үрнәк итеп күрсәтербез.
Дөрестән дә, зиратлардагы борынгы кабер ташлары – бик кыйммәтле мәгьлүмат чыганагы ул. Алар шунда яшәгән халыкның үткәнен “сөйли”.
Газетада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары турындагы язмаларны күп очраттым. Өлкән буынның истәлекләре аша үткәнебезне күзаллыйбыз, бигрәк тә яшь буынга бу бик мөһим.
Республикада зур тираж белән чыгып килүче Әлки районы газетасы редакциясенең иҗат коллективына киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек телим. Алга куйган җитди максатларыгызга ирешеп эшләгез, укучыларыгызны кызыклы, файдалы мәгьлүматлар белән сөендерегез.
Флера Гыйниятуллина,
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре.
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев