Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гөлфия Билалова: Балалар, әлеге яраткан шөгылегезне ташламагыз

Күпләр өчен гадәти булган һәм инде үткәндә калган 2011 елда мин Балалар иҗат йортына эшкә килдем.

  Анда мине беренче укучыларым – Лиана Мәрдегалләмова, Тимур Кирсанов һәм Эльза Хәлиуллина каршы алды. Эшемнең беренче көннәреннән үк алар миндә үз-үземә ышаныч тәрбияләргә ярдәм иттеләр, без еш кына, вакыт үткәнен дә онытып, бергә иҗат эшенә күмелдек. Минем әлеге укучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Рәхмәтемне аларга шул юлны сайлаган өчен генә түгел, ә беренче көннән алып, соңгы дәрескә кадәр эшлекле, актив булганнары өчен әйтәсем килә. Алар мөмкин булган бар чараларда да - Россия күләмендә һәм халыкара бәйге һәм күргәзмәләрдә дә катнаштылар. Шулай сәләтләрен бер-берсенә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә күрсәттеләр һәм югары бәя дә алдылар. Мәсәлән, быел гына да Лиана Мәрдегалләмова Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән экологик рәсемнәр бәйгесендә – диплом һәм сынлы сәнгать буенча төбәгара бәйгедә II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнсә, Тимур Кирсанов балалар һәм яшьләр иҗаты буенча үткәрелгән халыкара бәйгедә алтын лауреат дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Эльза Хәлиуллина 2019 елда Балалар һәм яшьләр өчен үткәрелгән “Сынлы иҗат” халыкара бәйгесендә җиңү яулады – I урын алды.
Сез түгәрәккә йөрдегез һәм кулга-кул тотынышкандай бергә эшләп, без нәкъ менә түгәрәк хасыйл иттек тә. Түгәрәкнең очы да, кырые да юк, дип әйтәләр. Кызганыч, әмма безнең бергә башлаган эш юлыбыз бар һәм хушлашырга да туры килә. Моңа кадәр әти-әни канаты астында идегез, хәзер тормыш дигән юл сызыгыннан үзегезгә барып, идарәне үз кулыгызга алырга туры килер. Тормышыгызда әле сынаулар күп булыр, авырлыкларга бирешмичә,  аларны җиңеп чыгуыгызны телим. Әти-әниләргә дә шундый асыл балалар тәрбияләвегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Балаларыгызда сәләтне күрергә һәм аны үстерергә сез ярдәм иттегез бит.
Ә балаларга исә тагын бер мөрәҗәгать итеп, әлеге яраткан шөгылегезне ташламагыз, дип әйтәсем килә. 
Гөлфия Билалова,
өстәмә белем бирү педагогы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев