Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Язмам күңелемдә якты эз калдырган беренче укытучым Ольга Скрипачева турында

Язмам күңелемдә якты эз калдырган беренче укытучым Ольга Александровна Скрипачева турында.

 
Беренче укытучы ул – беренче белемнәрне бирүче генә түгел, ул укуга, мәктәпнең үзенә мәхәббәт уятучы кеше. Нәкъ менә ул минем язмышымда, тормышка карашымны булдыруда зур йогынты ясады да. 
1997 елның 1 сентябре. Аннан соң күпме еллар узды ләбаса. Әнием мине якты, матур бүлмәгә алып керде. Ул вакытта бик тә дулкынлануымны, Ольга Александровнага бер бәйләм георгин чәчәкләре бүләк итүемне хәтерлим. Укытучы мине кочаклады да, аннары кулымнан җитәкләп, утырачак парта янына алып килде. Шунда күңелемдәге курку хисе дә юкка чыкты.  Әни кебек якын кеше белән мин менә шулай таныштым. 


Тантаналы линейкадан соң гомер буена хәтердә сакланырлык беренче дәрес узды. Беренче укытучыбыз бик тә йомшак күңелле кеше булып, безне барыбызны да туганы кебек якын кабул итте. 
Беренче укытучым турында минем бары тик якты истәлекләр генә сакланган. Башлангыч сыйныфларда укыган вакытлар – шатлыклы, бәхетле еллар булып истә калган. Ольга Александровна үзенең яратуы белән укырга, тырышырга теләк уятты, үз көчебезгә ышанырга, дус булып яшәргә өйрәтте. Ул безнең һәркайсыбызга игътибарлы булды, сабыр гына тыңлый белде. Без аның арыган вакытын беркайчан да күрмәдек, аның йөзе һәрвакыт елмаюлы булды. Аңа бар борчуларыңны да сөйләргә, сорауларыңны теләгән вакытта бирергә ярады, ул барыбызга да ярдәм итәргә тырышты. 


Ольга Александровна укытканга, мин мәктәпкә бик теләп бара идем. Без яратып укыдык. Без үсеп, бер сыйныфтан икенчесенә күчтек, беренче укытучыбыз биргән белемнәр – нигез, әйткән киңәшләре кыйблабызга әйләнде. Бишенче сыйныфка күчкәндә,  укытучыбыз белән аерылышу авыр булды. Хәзер дә аны искә алганда, күзләремә яшь килә. Ул безнең киң күңелле, якын кешебезгә әйләнде бит. Аның ягымлы тавышы колагымда чыңлый, елмаюы да күз алдымда. 
Ольга Александровна беренче укытучым булганга, бик тә горурланам. 
Анна Яганаева (Леонтьева), Иске Кората авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев