Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Илмир Шәмсетдинов: «Әлегә авылга кире кайтмыйм»

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, без, Түбән Әлки авылы мәчете картлары, сезгә ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, без, Түбән Әлки авылы мәчете картлары, сезгә ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез. Күп еллар (33 ел) Түбән Әлки авылында фельдшер булып эшләгән Илмир Габделхак улы Шәмсетдинов бүтән эшкә күчәргә мәҗбүр булды. Без сездән үтенәбез, бу эшнең нигә болай булуын ачыкласагыз иде. Шулкадәр еллар үзенең эшен яратып башкарган кеше үз теләге белән ник китте икән? Бу бөтен авыл халкының мөрәҗәгате. Эшенә кире кайтаруын сорыйбыз.
Салих Гарифуллин, Тәлгать Мифтахов, Әхәт Валиев, Рифкать Ибраһимов, Мансур Галиуллин, Айрат Гобәйдуллин, Исмәгыйль Галәветдинов, Фәрит Гобәйдуллин. 

 

Әлеге ачык хатка җавап алу өчен без аны район үзәк хастаханәсе җитәкчесенә юлладык. Баш табиб Светлана Одушкина имзалаган җавапта болай язылган:


“Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Шәмсетдинов Илмир Габделхакович авыл халкына 1992 елдан бирле медицина хезмәте күрсәтте. 2023 елның февралендә, И.Г. Шәмсетдинов пенсиясен яңадан исәпләтү өчен, эштән азат итүне сорап гариза язды.
28 августта И.Г. Шәмсетдинов, бернинди сәбәп күрсәтмичә, вазифаларыннан азат итүне сорап язган гаризасын калдыры. Медицина хезмәткәрләренә кытлык булу сәбәпле, баш табиб һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары белән аның эштән китү көннәрен үзгәртүне сорап, әңгәмә үткәрелде. Чөнки фельдшер урынына яңа белгеч табу һәм И.Г.  Шәмсетдинов җаваплылыгында булган товар-материал байлыкны яңа кешегә тапшыру өчен вакыт кирәк иде.
5 сентябрьдә «Россия Почтасы» аша И.Г. Шәмсетдиновтан баш табиб исеменә хат килде. Ул хат юлланганнан соң (04.09.2023 ел) аны ике көн эчендә эштән азат итеп исәп-хисап ясалмаса, прокуратурага мөрәҗәгать итүе хакында хәбәр бирде. 
5 сентябрьдә хезмәткәр И.Г. Шәмсетдинов белән аның теләге нигезендә хезмәт килешүе тукталуы хакында приказ игълан ителде. Шулай ук файдаланылмаган ялларына компенсация түләнде, Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пунктының  товар-материал байлыгын кабул итеп алуы хакында акт төзелде.
15 сентябрьдән Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пунктында тәҗрибәле һәм квалификацияле акушер Роза Искәндәровна Сәлахова эшли. 29 сентябрьдән аны әлеге пункт мөдире итеп күчердек.”


Без Илмир Шәмсетдинов белән дә элемтәгә кердек, аңа Түбән Әлки халкы исеменнән редакциягә ачык хат язылуын хәбәр иттек. Ул болай диде:


–     Мин хезмәтемне яратып, күңелемне биреп башкардым. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләдем. Соңгы еларда республикадан төрле комиссияләр килеп, безнең фельдшер-акушерлык пунктын тикшерделәр, алар да эшебезгә уңай бәя бирделәр. Мин бик туры сүзле кеше, кайвакыт каршы да әйтә торган гадәтем бар. Андыйлар җитәкчеләргә ошап та бетми. Шуңа да үз теләгем белән эштән китүне сорап, гариза яздым. Хәзер Юхмачыдагы өлкәннәр йортында медицина хезмәте башкарам. “Авылга кире кайтырга ризамы?” дигән сорауга: “Әлегә юк”, дип җавап бирәм. Мин Түбән Әлкидә яшим. Халык элеккечә миңа төрле гозерләре, сораулары белән мөрәҗәгать итә. Киңәшләр бирәм, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев