Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Әнҗерәдә авылында Азат Мәҗитов ифтар ашы үткәрде

Аны кайчандыр шул авылыбызда, ягъни Иске Әнҗерәдә туып үскән Илгиз абый Мәҗитовның улы Азат үткәрде.

 
Аның исеме исә күпләргә таныш: республикабыз электр челтәрендә эшләүче зур түрә ул. Ул авылыбызга бик күп ярдәм күрсәтте: клубны ремонтлауга, мәктәпкә  суыткыч сандык, пластик тәрәзәләр кайтаруда, зират тирәләрен тотуда, авыл елгасын чистартуда, укучы балаларга велосипедлар, уку әсбаплары өләшүдә үзеннән чыгымнарны кызганмады.


Ифтар мәҗлесенә  Азатның калада яшәүче әнисе Фәния апа, башка туган-тумачалары да кайткан иде. Әтисенең бертуганы Әлфия апа да килгән иде. Озак еллар Иске Әнҗерә мәктәбендә өлкән һәм башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучыбыз барыбыз белән дә кул биреп яисә кочаклашып күрешеп чыкты, очрашуга бик сөенде. Без дә аны күрүебезгә бик шатландык. Әлфия апа Арча педагогика училищесын тәмамлап кайткач та, читкә чыгып китмәде. Авылыбыз егете Хәсият абый Хәйруллинга (кызганыч, хәзер мәрхүм инде) кияүгә чыгып, биредә төпләнеп калдылар. Әлфия апа да Азат үткәргән ифтар ашларына үзеннән өлеш кертергә тырыша. Бер елны аның кырык йомыркадан токмач басып алып килүен әйттеләр.


Менә авыз ачар вакыт та җитте. Авыл мулласы Әхәт абый Гарифуллин мәҗлесне ачып җибәрде. Вәгазь сөйләп, тиешле догалар укылганнан соң, авыз ачар вакыт җиткәч, бүлмәгә зур казан белән кайнар бу бөркелгән пылау алып керделәр. Бик тәмле итеп пешерелгән иде ул. Пылау өчен махсус кулланыла торган нут борчагына кадәр салганнар. Пылауны Азатның энесе Айрат белән, әтисенең бертуганының улы Фәрит пешергән диделәр.


Табында нинди генә сый-нигъмәтләр юк иде. Мәҗлескә килә алмаган картларга да бүләк итеп күчтәнәч бирделәр. Җитмәсә әле, кечкенә пакетларга тутырып, өчпочмак, вак бәлеш, бөккәннәр дә биреп җибәрделәр. Авылыбыз горурлыгы – үрнәк алырлык кешеләр шул Мәҗитовлар.


Гөлсинә Фәсхетдинова, Әлки районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев