Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Әлки хәбәрләре”нә мөрәҗәгать эзеннән: Түбән Әлки авылында карт агачлар киселгән

“Авылыбызның Күпер урамында яшәүче 92 яшьлек Зәйтүнә әби Насыйбуллинаның өе янында бик зур тупыл агачы үсә.

  Турысыннан үтәргә дә куркыныч, шул тирәдә яшәүчеләр дә куркып тора, җил-давылда агач ауса, нишләрбез, диләр. Алла сакласын, ауса-нитсә ул газ торбаларын, утларны өзәчәк, кешеләргә дә зур зыян салачак.  Шул карт агачны кистерүне оештыра алмассызмы?”

 

Түбән Әлки авылында яшәүчеләрдән редакциягә шундый хат килгән иде. Әлеге алагаем зур агачның фоторәсемен дә куйганнар.

Авыл халкының гозере белән без Түбән Әлки җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәнис Садриевны таныштырдык. Ул Зәйтүнә апалар каршындагы тупылны һәм авыл уртасында үсеп картайган тагын берничә агачны кистерүне оештырырга ышандырды.

Яңа гына Фәнис Садриев редакциягә шылтыратып, авыл урамнарындагы дүрт карт тупыл агачын кистерүләре хакында хәбәр итте. Җирлек җитәкчесенә бу эшне оештыруда эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар техника белән булышкан. Җирлек башкарма комитеты шоферы Җәүдәт Вәлиев һәм тракторчы Рөстәм Сафин агачларны кисү эшләрен башкарганнар. Бу вакытта район электр челтәрләре линиядәге токны сүндереп торган. Бергәләп килешеп эшләгәнгә, халыкны күптән борчыган мәсьәлә җайлы хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев