Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәхмүт Салихов - башка мөгаллимнәр үрнәк алырдай укытучы

Мәхмүт Салихов күп еллар Иске Тахталы мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшләде. Ул мәктәпнең директоры да булды.

Аның турында: “Ул башка мөгаллимнәр дә үрнәк алырдай укытучы”, – дип әйтергә була. Ул тирән белемле дә, сөйкемле дә, игътибарлы да, кызыклы да кеше. 

Мәхмүт Салих улы балаларга тирән белем һәм тәрбия бирүгә гомерен багышлады, моңа күп көч куйды. Без моның өчен аңа бик тә рәхмәтле. Үсеп килүче буын үсешенә аның керткән өлеше бик зур. Мөгаллимебезнең күп укучылары тормышта уңышларга иреште, хөрмәтле кешеләр – укытучылар, табиблар, игенчеләр, механизаторлар, үз эшләренең чын осталары булды. 

Без аны игътибар белән тыңлый, сабырлыгына соклана идек. Тормышында, билгеле, барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр, берни кылып булмый – тормыш кануннары шундый. Безнең, укучыларының, хәтерендә исә бик күп кызыклы, сагынып искә алырлык вакыйгалар сакланды. 

1 гыйнварда яраткан укытучыбызга 90 яшь тулачак. 90 яшь ул  – сирәкләргә елмайган бәхет. Хөрмәтле Мәхмүт Салихович, шул еллар эчендә төрлесен кичерергә туры килгәндер. Әмма без беләбез, ышанабыз: бары тик тормышны яраткан, аның матурлыгын күрә, бәяли белүчеләр генә монда озакка тоткарлана. Алга таба да Аллаһы бүләк иткән елларны сөенеп үткәрергә, әйләнә-тирәдәгеләрнең кайгыртучанлыгын тоеп яшәргә булсын. 

Сезнең җитәкчелектәге мәктәпне тәмамлавыбызга күп еллар узды инде. Безгә бәхет елмайды дип саныйбыз. Чөнки сез безнең өчен укытучы гына түгел, ә якын кешебезгә, ышанычлы дустыбызга, остазга әйләнгән идегез. Хәзер дә әле сез киңәшләрегезне бирәсез, авыр чакта рухландырып җибәрә аласыз. 

Без дә олыгаеп киләбез, әмма хәзер дә киңәшләрегезгә колак салачакбыз. Кадерле Мәхмүт Салихович, сезгә юбилеегызда бары тик иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Күп еллар элек безгә кылган яхшылыгыгыз, күңел җылыгыз, игътибарыгыз, үзегезгә дә изгелекләр булып әйләнеп кайтсын. Сәламәтлек һәм бәхет телибез! Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез!
 

Иске Тахталы мәктәбен 1963-1993 елларда тәмамлаган укучылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев