Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Кара диңгез ярына ял итергә барачаклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак укучылары Кара диңгез ярына бушлай юлламаларга лаек

 “Тату сыйныф серләре” республика конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Әлеге бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата-аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.

Бәйге турында ишеткәч: «Бар яктан да актив, укуда да көчле сыйныф»,-дип безнең 8 нче а сыйныфын бәйгегә сайлап алдылар.  Ата-аналар да, укучылар да конкурста катнашырга ризалаштылар.

Конкурска сыйныфыбыз  узган елның ноябрендә үк әзерләнә башлады.
Сыйныфта дуслык, дәрестән тыш вакытны  актив һәм файдалы итеп үткәрү, балаларның якты бай тормышы яхшы ата-аналар комитетыннан да тора.
Мәктәп һәм гаилә ничек аралашырга тиеш? Дус сыйныф нинди булырга тиеш? Бу сорауларга бәйгедә балаларыбыз һәм ата-аналарыбыз җавап бирергә тырыштылар.

Конкурс 3 этапта үтте: "Безнең күңелле дус сыйныф" дигән визит карточкасы, иҗади проектны яклау,  "Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү" дигән  иҗади номер. Һәр этапка бары 5 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә сыйныфның һәм ата-аналар комитеты эшен күрсәтеп өлгерергә кирәк  иде.

Конкурс башта районыбыз  мәктәпләре ата-аналар комитетлары арасындагы  узды. Бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулап зонага үттек.

Зона этабында бәйге Спас, Алексеевск, Норлат, Әлки,  Лаеш  районы командалары арасында барды. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри 1 урынны Лаеш һәм Нурлат ата-аналар комитетларына, 2 урынны Әлки һәм Алексеевск районнарына, 3 урынны Спасс районы алды.

Беренче һәм икенче урыннарны алган командалар конкурсның ярымфиналына үттеләр.
Ярымфиналга үтү безгә тагын да олы җаваплылык өстәде: Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең ата-аналар комитетын гына түгел, районыбыз данын да якларга кирәк. Шуңа күрә  көн саен кич репетицияләргә йөрдек. Әти-әниләр эш графигын да көйләде, каникул, ял дип тормадылар. Гимназиядә  дә, район мәдәният йортында да репетицияләр үткәрдек. Илшат Сафиуллин, Алия Зәйдуллина, Венера Фәсахова, Гөлназ Шәрипова, Илшадия һәм Габдразак Абдуллиннар, Илсөяр һәм Ринат Зариповлар, Гүзәлия һәм Айнур Идиятуллиннар  ата-аналар комитеты эшен якларга алындылар. 

Сәхнәдә чыгыш ясау өчен балаларны киендерергә, күргәзмәләрне әзерләргә дә кирәк бит әле. Әти-әниләр дә бергә тупланды, бер генә  ата-ана да,  укучылар да  читтә калмады: һәрберсе  үз  өлешен кертте.

"Тату сыйныф серләре" бәйгесенең ярымфиналы Яр Чаллы шәһәрендә узды. Анда республикабызның 13 командасы җыелды.  Безнең команда барлык биремнәрдә дә бердәмлеген, артистлык сәләтен күрсәтте һәм тату сыйныф серен ачты.

Сер бик гади – уртак эшләр, ата-аналар белән чаралар үткәрү, сыйныф традицияләре булу. Без республика конкурсында 13 команда арасында иң яхшыларның берсе булдык һәм призер исеменә лаек  булдык. 

 “Барлык сынауларны да лаеклы уздык. Бергәләп үз көчебездән килгәннең барысын да эшләдек һәм конкурсның республика этабында Әлки районын лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим иттек. Инде бәйге тәмам",-дип күтәренке кәеф белән өйләргә таралдык, тынычландык.

Берничә көннән тиз генә ышана алмаслык, куанычлы  хәбәр җиткерделәр: "8 нче “А”сыйныфы ярымфиналда уңышлы чыгыш ясавы өчен, Кара диңгез ярына бушлай юлламаларга лаек! Сыйныфыбызның барлык укучылары да сыйныф җитәкчесе белән берлектә, “Глобус” лагерына, Анапага ял итәргә барачак!"

Әлеге хәбәргә укучылар да, укытучылар да, ата-аналар  да ышанып җитә алмадык. Тик кичен Казаннан укучылар турында мәгълүмат сорап шалтыраткач, хәбәрнең чынлыгына ышандык.

Әлеге  бәйге  сыйныф эчендә дуслыкны, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да  ныгытты.
  Ата – аналар комитетына, безнең командабызга,  8нче “А” сыйныфы укучыларына, һәр репетициябезне оештырып, күзәтеп, сценарийларны төзеп, үз киңәшләрен биреп торучы, тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия Шагалиевага, балалар өчен янып-көеп йөрүче, матди ярдәм күрсәткән  ата-аналарыбызга  һәм  гимназиябез директоры Яруллина Фәридә Госман кызына зур рәхмәтебезне белдерәм.

Алия Шәйхетдинова,

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак  гимназиясенең 8 нче “А” сыйныфы җитәкчесе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев