Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Редакциябезгә Тахталы авылында яшәүче ханым кереп, авылга кагылышлы зарларын сөйләп чыкты

“Халык та тырышсын, җирлек тә булышыр”


“Җәй көне бакчадагы яшелчәгә, җиләк-җимешкә сибәргә су күп кирәк. Ә бездә ул кайбер көннәрдә өйгә чәй куеп эчәрлек тә килми. Югыйсә авылыбыз аша елга да ага бит. Аның суы җәй айларында бик нык кими. Дамба күтәртеп, суын буып, аны тирәнәйтергә дә була бит. Ичмасам, мал-туар эчәр иде. Авылдашларга да мөрәҗәгать итәсе килә, елганың яр буйларында куаклар, үләннәр үскән. Ул чистартылса икән. Алай гына түгел, быел авыл урамнары да үләнгә күмелеп калды, тирә-юньне өрәңге басты. Югыйсә чиста-матур булса, үз күңелебезгә рәхәт булыр иде”, – диде. 

Бу сорау белән без күптән түгел бирегә авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнгән Айдар Хәлиуллинга мәрәҗәгать иттек. Ул исә болай дип җавап бирде:

–    Авылда су башнясы бар. Су даими килә. Күп кулланылу сәбәпле, җәйге эссе көннәрдә кайбер йортларга ул әзрәк килергә мөмкин. Елгага килгәндә, 2022 елда дамба күтәртелеп, су агу өчен, торба куелган иде. Хәзер ул, чыннан да, юк. Мин әлеге җирлеккә июль аенда җитәкче итеп билгеләндем. Урамнарга озак вакыт тәртип салынмый торган. Менә июль ахырында дүрт көн буена трактор йөреп, йортларның коймаларына кадәр үләннәрне чапты. Ә йорт-нигезләрен кешеләрнең үзләреннән җыештыру сорала. Бу җирлектә бер генә авыл түгел. Иске Салманда да эш барды, анда зиратның каберлекләр булмаган җирен, тышын да чаптырдык. Әлегә чапкыч ватылды, төзәтелгәч, эш тагын дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев