Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Салман авылында Бөек Җиңү митингы үтте

1945 нче елның маенда илебездә яшәгән халыкка, аның һәр гаиләсенә ачы хәсрәт, олы кайгы алып килгән дәһшәтле сугышның соңгы атышлары яңгырый. 9 нчы май көнне Совет солдаты, дошманның өенә барып җитеп, Җиңү әләмен кадый.

1945 нче елның маенда илебездә яшәгән халыкка, аның һәр гаиләсенә ачы хәсрәт, олы кайгы алып килгән дәһшәтле сугышның соңгы атышлары яңгырый. 9 нчы май көнне Совет солдаты, дошманның өенә барып җитеп, Җиңү әләмен кадый. Әйе, бүген илебез күгендә 78 нче Җиңү таңы атты. Көзләр, кышлар, язлар, җәйләр үтә тора, ул еллар бездән ерагая, буыннар алмашына,  әмма безгә азат тормыш бүләк итеп, үзләре канлы сугыш кырларында ятып калган солдатлар картаймый, һәрвакыт яшь калалар. Алар халык күңелендә мәңге яшиләр. Шул ук вакытта йөрәкләргә аяусыз сугыш салган яралар да төзәлми, язлар килгән саен яңара тора. Сугыш кайтавазы кешеләрнең күңелендә һич тынмый.


   Бөек Җиңү! Сансыз гомерләр бәрабәренә килгән Җиңү! Күз яшьләре катыш шатлык, зур бәйрәм! 
   Илебез халкының өлкәне, яше бу көнне нык әзерлек, олы җаваплылык,  зур дулкынлану белән каршы ала. Бу көн - һәркем өчен тетрәндергеч вакыйга. Әлбәттә, без дә, Яңа Салман, Салман авылларында яшәүчеләр, һәрвакыттагыча Бөек Җиңү таңын көтеп алдык. Салман авыл җирлеге мәктәп коллективы, авыл Мәдәният йорты, китапханәсе катнашында 8 нче май көнне бәйрәмгә багышланган митинг үткәрде. 


   Иртәдән яңгырап торган сугыш чоры, җиңү җырлары бу көнгә бәйрәм рухы, күңелләргә горурлык хисе өстәде. Мәктәпнең укучылар, укытучылар коллективы, бәйрәмчә киенеп, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагы, аның төсендәге шарлар, чәчәкләр тотып, Билгесез солдат һәйкәле янына атлады. Матур итеп төзекләндерелгән, тирә – юне чәчәкләр белән бизәлгән таш Солдат, янында почетлы каравылда торган укучы - яшь армиячеләр белән горурлангандай, сөенеп, безне елмаеп каршы алды. Кулларына кызыл канәфер, лалә чәчкләре тотып килгән авылдашларыбыз, кайткан кунаклар йөзендәге дулкынлануны да игътибарга алмый мөмкин түгел иде.
   Кызганыч, гадәт буенча мәйданга ветераннар утыру өчен куелган урындыклар буш иде. Кеше гомере чикләнгән булу сәбәпле, авылыбызда инде Бөек Ватан сугышыннан исән – имин әйләнеп кайткан ветераннар калмады. Бәйрәмне бары тик  мәрмәр тактага уелган исемнәре генә күзәтте.


   Рәсәебезнең һәм җөмһүриятебезнең гимннарын тыңлаганнан соң, җыелган халыкны бәйрәм белән котлау өчен, сүз Салман авылы җирлеге башлыгы Юсупов И. В. бирелде. Илнур Вәли улы үзенең кайнар котлавын җиткердек аяусыз сугышка карата нәфрәтен белдерде. “Җөмһүриятебездә 116 Бөек Ватан сугышы ветераны бар, ә районыбызда исә бүгенге көндә, кызганычка каршы,  бары берәү генә калды. Ул Түбән Әлки авылында гомер итә. Моннан 78 ел элек булган бу ачы сугыш кагылмаган өй, гаилә калмаган. Безнең дә дәү әтиләребез, бабалаларыбыз Бөек Җиңүне якынайтыр өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Шуңа да без аларны ел саен искә алабыз, хәтерләребездә яңартабыз. Онытырга һич кенә дә хакыбыз юк”, - диде башлык.  Мәктәп директоры Мәхмүтов А. Ф. үзенең чыгышында бәйрәм уңаеннан ихлас котлавын җиткерде, бүгенге көндә илебез сагында торган, махсус хәрби операциядә Ватан алдында изге бурычларын үтәгән авылдашларыбыз, якташларыбыз белән горурлануын, аларның батырлыкларын ассызыклады, сау – сәламәт көе кире әйләнеп кайтуларын, илебез күгенең һәрчак аяз булуын, тыныч, матур тормышта яшәвебезне теләвен әйтте. 


    Бөек Җиңүгә багышланган шигъри юлларга төргән матур, аһәңле котлавын җиткергән Салман авылы мәдәният йорты директоры Задаева С. Р. мәйданга, үзенең хис – кичерешләре белән уртаклашыр өчен, кадерле кунак – авылдашыбыз, Чечня сугышы хәрәкәтендә катнашкан Хәлиуллин И. И. чакырды. Илнар Искәндәр улы үзенең изге теләкләрен теләде, яшь буынга ил өстенә афәт килгәндә, Ватан дәшкәндә, аны якларга, сакларга һәрвакыт әзерлекле булуның мөһимлеген искәртте. 
   Гадәт буенча, яу кырларында ятып калган солдатлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итү, һәйкәл янына чәчәкләр кую – тетрәндергеч мизгелләр иде. 


   Укучылар көче белән әзерләгән концерт номерлары: шигырьләр, җырлар күңелләргә үтәрлек булды. Тантанага җыелган авыл халкы чын йөрәктән җырларга кушылып җырлады, вальс биеп әйләнде. 
   Әлеге көнне безгә азатлык, тынычлык, бәхет бүләк иткән совет солдаты алдында башыбызны иябез. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Һәр язмыш – Ватанга бирелгәнлек, патриотлык шаһите. Моны белү, хәтердә яңарту, киләчәк буынга тапшыру – безнең изгеү бурычыбыз.

Гүзәлия Рәхмәтуллина, Яңа Салман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев