Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Түбән Кәчи мәктәбенә бик зур горурлык һәм ярату хисләре белән карыйм

Мәктәп турында төрле фикерләрне укыганнан соң, бу хакта үз сүземне дә әйтәсем килә.

Барыбыз да беләбез: мәктәп еллары ул һәр кеше гомерендә иң мөһим чор. Безнең өчен мәктәп ул – көндәлек тормыш. 

Биредә без беренче дусларыбызны табабыз, яңа кешеләр белән танышабыз. Аннары әлеге дуслык мәктәптән соң да дәвам итә ала. Мәктәп безне тәртипкә өйрәтә. Биредә кием мәсьәләсендә дә билгеле бер таләпләр кертелгән, уку һәм сыйныфтан тыш чаралар җәдвалы да булдырылган. 

нижнее качеево

Мәктәп ул – кешелекнең иң бөек уйланмасы. Бик борынгыдан ук кешеләр дөньяны танып белергә омтылган, моның өчен бар шартларны да тудырган. Бүгенге көндә бик күптөрле белем йортлары бар һәм безнең мәктәп тә шулар арасында. Сүз әзерлекле һәм төпле белемле укытучылар белем биргән,  мин бик тә яратып укыган Түбән Кәчи урта мәктәбе турында бара. Безнең мәктәбебез бик матур. Янәшәсендә бакча, анда җәй айларыда күз явын алырлык чәчәклекләр булдырыла, агачлар үсеп утыра. Әле көзен дә тәнәфес вакытында урамга чыгып керү күңелне күтәрә. 

Мәктәп коллективы ул – ачык йөзле, әйләнә-тирәгә битараф булмаган искиткеч яхшы кешеләр. Алар балаларга ныклы белем генә биреп калмыйча, дуслык, намус, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Безнең мәктәптә үз фәннәрен яхшы белгән һәм үтемле итеп аңлата алган укытучылар күп. Алар мине күп нәрсәгә өйрәтте, үз белемнәре, күңел сыйфатлары белән уртаклашты һәм мин моны беркайчан да онытмам. Мондый кешеләр зур хөрмәткә лаек. 

Нина Кузнецова – бик сәләтле һәм үзенчәлекле укытучы. Ул үз эшенең остасы. Яңа катлаулы теманы отып алырлык һәм кызыксындырырлык итеп, бик җиңел аңлата белә. Балалар үткән материалны тиз үзләштерәләр. Нина Александровна менә дигән укытучы гына түгел, ә бик тә игътибарлы, яхшы күңелле кеше дә. Ул һәр балага да шәхси якын килә белә. 

Галина Артамонова – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин аңа рус телендәге белемнәрне тулыландырудагы таләпчәнлеге һәм үҗәтләнеп ялгышларым өстендә эшләве өчен бик тә рәхмәтле. 

Ирина Павлова – үз эшенең чын остасы, инглиз теле укытучысы. Ул таләпчән, әмма бик тә гадел, һәрвакытта да аңлашылмаганны аңлатырга һәм ярдәм итәргә тырыша. Без берәр нәрсәне булдыра алмыйбыз икән, шундук тагын бер кат аңлатырга керешә. 
Любовь Колбасова – бик тә ягымлы, хәлгә керә ала торган һәм теләсә нинди сорауны хәл итәргә ярдәм кулы сузарга әзер булган кеше. Ул һәрвакыт сине игътибар белән тыңлый, киңәш бирә, аның белән чын күңелдән утырып сөйләшергә була. 

Сыйфатлы белем алудан тыш, миңа сыйныфтан тыш чараларда катнашу да бик ошый иде. Безнең мәктәп тормышын җанландыручы, аңа ямь өстәүче кеше ул – Любовь Баканова иде. Аңардан башка бәйрәмнәр шулай күңелле үтмәс иде. Ул – бик тә яхшы күңелле, тылсымчыдай үзгәрешләр кертә алырлык оештыручы-педагог. Ул үз урынындагы кеше. Балалар аны бик тә ярата, ул һәрвакыт ачык йөзле, үзе белән сөйләшүе дә рәхәт, чама белән таләпчәнлеге дә бар. Иң мөһиме, без аның эш нәтиҗәсен күрә алабыз. Любовь Григорьевна балалар белән бергә һәрвакыт төрле бәйгеләрдә катнаша һәм күп очракта беренче урынны яулый. 

Беренче укытучы! Бик тә абруйлы, горур сүзләр! Ул яхшылык һәм гаделлек орлыкларыннан бала күңелен үстерә, кирпечләрне берәмләп куеп таш дивар салгандай, балада беренчел белемнәрне булдыра. Үзенең гамәлләре һәм сүзе белән беренче укытучы дөньядагы иң авыр фәнне укыта – һәрбер балага да бар күңелен биреп, йөрәге белән кешелекле булырга өйрәтә. Әлеге сүзләр тулысынча мәктәп тормышына сукмак салучы беренче укытучым Наталия Ананьевага кагыла. 

Наталия Викторовна безгә, тиктормасларга, әйләнә-тирәлек серләрен ачты, дус булырга, беренче җиңү һәм ачышларга сөенергә өйрәтте, үз яратуын һәм күңел җылысын бүләк итте. 

Һәркем яраткан Василий Павловны да әйтми кала алмыйм. “Ни өчен һәркем яраткан?” – дип сорарсыз сез. Чөнки ул, мөгаен, иң яхшы ир-ат укытучыдыр. Әгәр дә коллективта шундый яхшы күңелле, актив кеше булмаса, мәктәп икенче, күңелсезрәк төсмер алыр иде. Аның укучыларга да мөнәсәбәте бик җылы, дустанә, хәер, без үзебез дә аны бик хөрмәт итә идек. Физкультура укытучысының тырышлыгы нәтиҗәсендә, мәктәбебез ярышларда чыгыш ясый һәм җиңүләр яулый. Болар барысы да укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә дә ярдәм итә. 

Безнең мәтәпнең китапханәсе дә бик бай, күп мәгълүматны интернеттан алырга мөмкин булса да, мин анда керергә, яңа китап яисә журнал алып укырга ярата идем. Ә информатика дәресенә килгәндә, шуннан да яхшырак була алмый. Һәрвакыт уңай тойгылар аласың, гадел билгеләр һәм болар барысы да Ольга Тихонова белән бәйле. 

Мәктәп директоры Марина Журавлевага кызыктыргыч яңалыклар, мәктәпкә уңай гадәтләр кертүе һәм заман белән бергә атларга тырышуы өчен, аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. 

Ә ничек тәмле итеп ашаталар анда! Яңа пешкән камыр ризыгы иртәдән үк кәефне күтәрә иде. 

Әмма мин ниндидер бер укытучы бик тә ошый иде, дип әйтә алмыйм. Аларның һәркайсы миндә дөньяга карашны булдыруда, белем бирүдә үз өлешләрен кертте. Мәктәптә мин яхшы укырга тырыштым. Өй эшләрен үтәдем, дәресләрдә җавап бирдем, аттестатымда начар билгеләр булмасын дип тырыштым. 

Мин беренче сыйныфларга да, башка укучыларга да һич икеләнми мактый алган әлеге искиткеч мәктәбемә рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрбер бала да мөмкин кадәр югары нәтиҗәләргә дә ирешсен өчен мәктәптә барысын да эшләячәкләр. 

Мин безгә кырыс, таләпчән булган мөгаллимнәребезнең иң яхшылары икәнлеген аңладым. Мәктәбемә бик зур горурлык һәм ярату хисләре белән карыйм. Әлеге мәктәптә укуыма үземне бик тә бәхетле дип саныйм һәм мин бу елларны гомерем буе сагынып яшәячәкмен. 

Мария Толстова, 
Түбән Кәчи төп гомумбелем бирү мәктәбенең элекке укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев