Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Туйбикә Сыраева интернат йортында яшәүчеләрне сөендерде

Базарлы Матакта яшәүче, ике улы – Рифат һәм Ришат Сираевлар – махсус хәрби операциядә булган анага – Туйбикә Абдулловнага, иганәчелек ярдәме күрсәткәне өчен, рәхмәтебезне белдерәбез.


Ул шәхси гигиена әйберләре, матур киемнәр, төрле тәм-том тапшырып, интернат йортында яшәүчеләрне сөендерде. Шулай ук бирелгән акчага биредә яшәүчеләр өчен микродулкынлы мич һәм  термопот сатып алында. 


Шундый киң күңелле булганыгыз, шәфкатьлегегез, игелегегез өчен, безнең интернат йортында яшәүчеләрдән рәхмәтләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга иминлек телибез, бар башлангычыгызда да уңышларга ирешегез һәм тормыш юлыгызда бары тик кояш кына балкысын. Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтып, теләкләрегез ирешүгә китерсен. 
 Әлки районының өлкәннәр һәм гарипләр интернат йорты җитәкчелеге, хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев