Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Утыз ел элек Яңа Салман авылында тантаналы төстә мәчет ачылды

Утыз ел элек, ягъни 1993 елның 25 декабрь аенда Яңа Салман авылында тантаналы төстә мәчет ачылды. Шул көннән башлап, ул нур сибеп, азан тавышы ишеттереп, күңелләребезгә тынычлык һәм илһам иңдерә.

Узган гасырның 90 нчы еллар башында районыбызда киң колач белән мәчетләр төзелә башлады. Бүген аларның саны – 32, шуларның 4 се район үзәгендә. 

Мәчетебез авыл халкы, эшмәкәрләр, иганәчеләр, “Салман” совхозы һәм аның җитәкчесе  Фәргать Газыйм улы Гайсин ярдәмнәре белән районда беренчеләрдән булып кыска вакыт эчендә төзелде. Мәчет ачу тантанасына авыл халкы, кунаклар җыелды. Алар арасында район имам-мөхтәсибе Солтан хәзрәт Нигъмәтуллин, күрше авылларның имам-хатыйблары, район хакимияте вәкиле Каюм Фәсахов бар иде. Алар мәчетебезнең нигезе нык булсын, күп еллар мәхәллә халкына хезмәт итсен дип теләк теләделәр, бүләкләрен бирделәр. 
Үз чыгышында Каюм Минвәли улы: “Бүген бездә рухи һәм дини дәрәҗәбезне күтәрергә мөмкинлекләр бирелер, шул форсаттан файдаланыйк, шәригать кануннарын үтәп яшик”, – диде.

Шулай итеп, җиде дистә еллар буена тыелып килгән динебезгә юл ачыла, ирек бирелә, авыл халкы Ходай йорты ачылуга сөенә, дингә сусавы басыла һәм 15 ләп кеше өйлә, җомга намазларына йөри башлый. 

Элек авылыбызда ике мәчет була, замана шаукымы нәтиҗәсендә алар бетерелә. Ачылган елларда мулла вазифасын йомшак сүзле, сабыр холыклы Миңгәрәй Хәйруллин һәм Хәнифулла Заһидуллин агайлар 86 яшьләренә хәтле башкаралар.  Соңгы 20 елда имам-хатыйб хезмәтен зур төгәллек белән Марат хәзрәт Хәйруллин алып бара. Дөрес, ул яшен һәм исәнлеген исәпкә алып, үзенә алмаш кирәген искәртеп тора. 

Тарихи әһәмияткә ия булган мәчетебезнең альбом-китабын да төзедек. Биредә төрле елларда намазга йөргән авылдашларыбызның исемнәре, төзекләндерү эшләрендә катнашканнарның исемнәре, сурәтләр урнаштырылган.

Бүгенге көндә авылыбыз тулы дини тормыш белән яши – гаилә коручыларга никах укыла, яңа туган балаларга исем кушу йоласы үтәлә, шуларның соңгысы сентябрь аенда Айрат Фәсахов өендә узды. Шунысы куанычлы: мәчеткә яшьләр тартыла. Мәсәлән, Ришат Гайфуллин турында әйтергә була. Ул төрле чараларда актив катнаша. Бу күңелгә хуш килерлек күренеш алга таба да дәвам итәр дигән өметтә калабыз. 

Фердинат Мәхмүтов, Яңа Салман авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев