Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Котлыйбыз!

Безнең кадерлеләребез, әниебез Резидә Абдулхай кызы белән әтиебез Зиннур Шәфигулла улы Гатаулиннарның бергә гомер итүләренә 35 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти, әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 35 ел. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, ихлас ярату, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып...

Безнең кадерлеләребез, әниебез Резидә Абдулхай кызы белән әтиебез Зиннур Шәфигулла улы Гатаулиннарның бергә гомер итүләренә 35 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти, әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 35 ел. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, ихлас ярату, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Яраткан әтиебез һәм әниебез! Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп матур гомер кичерегез. Без балаларыгызның шатлыгына куанып, оныкларыгызны сөеп, пар канатлы булып яшәгез. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Тигезлектә мәңге яшәгез!
Сезне яратып балаларыгыз Ләйсән, Гүзәл-Искәндәр, Алмаз-Анастасия, оныкларыгыз Адель, Аделя, Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев