Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле хатын-кызларыбыз - әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне язның беренче бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез якыннарыгызга, туганнарыгызга җан җылысы, наз өләшәсез, нәкъ кояш кебек, тормышыбызга тынычлык,...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады.
"Хөрмәтле хатын-кызларыбыз - әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне язның беренче бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез якыннарыгызга, туганнарыгызга җан җылысы, наз өләшәсез, нәкъ кояш кебек, тормышыбызга тынычлык, иминлек һәм ямь иңдерәсез. Хатын-кыз беренче чиратта ана буларак иң олы мәртәбәгә ия. Ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый.
Бүген районыбызның кайсы гына тармагын алсак та, анда гүзәл затларыбыз фидакарьләрчә хезмәт куя. Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек һәм сыйфат белән, җиренә җиткереп башкаралар. Алар һәрчак, һәр эштә камиллек һәм күркәмлек үрнәге булып торалар.
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә җыенабыз. Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга бик зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерәсе килә. Сез безнең туктаусыз кайгыртуыбызга, чиксез ихтирамыбызга лаек, сөекле ветераннарыбыз.
Сүз дә юк, хатын-кызларыбызның һәркайсы бәйрәм көнендә ир-атлардан бик күп ягымлы матур сүзләр, җылы тәбрикләүләр ишетер. Һәрчак ярату һәм игътибар тоеп яшәгез, сәламәтлегегез, бәхетегез ташып торсын, күңелегез гел күтәренке булсын. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, балаларыгызның гел сөендереп торуын телим, бәйрәм мөбарәк булсын!",-диелә район җитәкчесе котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев