Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Кадерле әниебез Флера Сабирҗан кызы Шәһитовага бүген 75 яшь тула

Базарлы Матакта гомер итүче кадерле әниебез Флера Сабирҗан кызы Шәһитовага 24 мартта 75 яшь тула.

Сөекле әнкәй, кадерле дәү әниебез! Гомер бәйрәмеңдә сине чын күңелдән котлап, олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Син бөтен тормышыңны балаларыңа багышладың, яшьли тол калып, безне аякка бастыру өчен көчеңне дә, тырышлыгыңны да кызганмадың. Безне дә үзең кебек кешелекле, ачык йөзле булырга, туганлыкның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Син хәзер дә безгә һәм оныкларыңа һәрчак терәк-таяныч булып, акыллы, зирәк киңәшләрең белән ярдәм итеп, изге догаларың белән туры юл күрсәтеп яшисең.
Әнкәй! Без синең һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Киләчәктә дә Рәүф абый белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә бәрәкәтле озын гомерләр кичерсәгез иде.
Иң изге теләкләр белән балаларың һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев