Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Кадерле әниебез Гәрәева Гөлсирә Мәүлетҗан кызының бүген 55 яшьлек юбилее

Татар Борнае авылында яшәүче кадерле әниебез Гәрәева Гөлсирә Мәүлетҗан кызының 1 апрельдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек күркәм юбилее.

Әниебез язгы бөреләр тулган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгән.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Гомереңнең калган өлешен әтиебез белән шулай матур итеп, без балаларыгызның уңышларына куанып, оныклар сөеп исән-сау булып тигезлек белән уздырыгыз. Тормышыгыз һәрчак матур, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк булсын!
Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әниебез.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әтиебез.
Сине яратып әтиебез Идрис, балаларың, кияүләрең, киленең һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев