Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Кадерле әниебез Нуруллина Сөембикә Сабир кызына бүген 75 яшь тула

Сөекле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа иң мөһиме - нык сәламәтлек телибез. Син безнең гаиләнең умырткасы, таянычы. Әтиебез өчен дә ышанычлы дус һәм ныклы тыл булдың. 30 ел каенатаңа хөрмәт күрсәтеп яшәдең. Безнең гаиләдә һәрчак мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу хөкем сөрде. Син безне гаделлеккә,...

Сөекле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа иң мөһиме - нык сәламәтлек телибез. Син безнең гаиләнең умырткасы, таянычы. Әтиебез өчен дә ышанычлы дус һәм ныклы тыл булдың. 30 ел каенатаңа хөрмәт күрсәтеп яшәдең. Безнең гаиләдә һәрчак мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу хөкем сөрде. Син безне гаделлеккә, намуслылыкка, хезмәт сөяргә, тормыш авырлыкларыннан куркып калмаска өйрәттең. Без әле бүген дә сиңа киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Синең фикерең безнең өчен бик мөһим. Син ихтирамлы каенана һәм әби дә. Оныкларың һәм оныкчыкларың да сине яраталар, үз итәләр, яшь аермасы зур булуга карамастан, аларның һәркайсының синең белән үз серләре, сүзләре бар. Бүген безнең барыбызның да үз гаиләләребез, һәм без туган йортыбызда барыбыз бергә җыелырга, синең пәрәмәчләрең белән чәй эчә-эчә сөйләшеп, аралашып утырырга бик яратабыз.
Кадерле әни! Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Әле тагын бик озак еллар безнең арада яшәвеңне, догаларың белән безне саклап, сөендереп торуыңны телибез.
Сине яратып балаларың һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев