Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әниебез Миннебаева Илзирә Фәргать кызы бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Миннебаева Илзирә Фәргать кызы 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Сөекле әниебез! Сине шундый матур, истәлекле бәйрәмең белән барыбыз да чын күңелдән котлыйбыз. Күңелең синең яхшылык, изгелек белән тулган, матур күзләрең шәфкатьлелек нуры сибәләр. Җир йөзендә син иң рәхимле, иң әйбәт...

Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Миннебаева Илзирә Фәргать кызы 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Сөекле әниебез! Сине шундый матур, истәлекле бәйрәмең белән барыбыз да чын күңелдән котлыйбыз. Күңелең синең яхшылык, изгелек белән тулган, матур күзләрең шәфкатьлелек нуры сибәләр. Җир йөзендә син иң рәхимле, иң әйбәт әни. Безне якты дөньяга тудырып, бөтен йөрәк назыңны, яратуыңны биреп тәрбияләп үстергәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әнкәй. Бүген инде оныкларыңа сөенеп, яраткан дәү әни булып яшисең. Әнкәй! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, нык сәламәтлек, шатлыклы матур тормыш, күтәренке кәеф телибез. Эшеңдә гел уңышлар гына юлдаш булсын. Өебезнең нуры, гаиләбезнең күрке булып, без балаларыңның, оныкларыңның шатлыгын күреп, әтиебез белән бәхетле, тигез гомер итәргә насыйп булсын.
Әнкәй! Бары син булганда без бәхетле,
Син булганда без дә яшибез.
Белеп яшә, кадерлебез, җир йөзендә
Син иң кирәк, иң якын кешебез!
Сине яратып һәм ихтирам белән әтиебез Газинур, балаларың Зиннур-Гүзәл, Айнур-Лилия, оныкларың Наил, Миләүшә, Айсылу, Азалия, Эмилия, Азиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев